

Узган гасырның егерменче еллары ахырында һәм утызынчы еллар башында безнең якларда күп бәләкәй авыллар барлыкка килгән. Аларның күбесенә күмәк хуҗалыкка берләшүчеләр нигез сала, ә менә Яңа Балтач авылының иярчененә, Тукай авылына, киресенчә, колхозга керергә теләмәүчеләр нигез салган. Бу хакта Нәбиулла Вәлиуллин һәм Миргасыйм Сәлимов сөйләгән булган. Аларның әйтүенә караганда, авылдан биш-алты чакрым ераклыктагы урман акланына 1928 елда беренче булып Гыймаз исемле кеше килеп урнаша. Тукай авылына кешеләр мөстәкыйль тормышын, үзаллы хуҗалыгын саклап калу нияте белән күченсәләр дә, югарыдан алып барылган үгет-нәсыйхәт, барысы да үзенекен итә – колхозга керергә мәҗбүр булалар. Башта Яңа Балтач белән берләшәләр, колхозга Ворошилов исеме бирелә. Бөек Ватан сугышы чорында бу авылдан 26 кеше Ватан азатлыгы өчен гомерен бирә. Сугыштан соңгы чорда авылда сәмән клуб салына, мәктәп агач йортта урнаша, 1999 елда социаль-мәдәни комплекс төзелеп бетә. Бер кыек астында клуб, медпункт, магазин, мәктәп, китапханә урнаша. Соңгы чорда мәктәп ябыла. Авыл картая. Бүгенге көндә Тукай авылында 29 хуҗалык бар, 108 кеше игелекле гомер кичерә, дөнья көтә, мал-туар асрый, балалар тәрбияли. Кызганычка каршы, биредә мәктәп юк инде хәзер, балалар Яңа Балтач авылына йөреп укыйлар.
Матур табигать кочагында, агачлар ышыгында утырган туксан бие еллык тарихлы кечкенә Тукай авылына барып төштек. Дәү агачлар арасында, матур яшеллектә утырган авылның һавасында ук ниндидер бердәмлек, татулык, туганнарча җылылык бөркелә иде. Биредә Галимовлар гаиләсенең “Буыннар бәйләнеше. Минем нәсел шәҗәрәм” бәйрәме үтте. Иң тәүдә безне тезелеп киткән шәҗәрәләр каршы алды. Монда иң өлкән буын вәкилләреннән алып иң кечесе Амелияга кадәр язылган иде. Галимовлар гаиләсенең тарихы ничек икән, төшенеп карыйк әле...
Галимов фамилиясен 119 мең русияле йөртә икән. Галимовлар фамилиясе мөселман ир-ат исеме Галимгә барып тоташа. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә исем “югары белемле, зур белемгә ия, галим, бар нәрсәне белүче” дигәнне аңлата. Бу нәселгә нигез салучы Глеб Галимов була. Ул 1757 елда Уфа шәһәрендә туган, 4 кызы һәм 6 улы булган. 77 яшендә вафат булган. Глеб фамилияне башлап җибәрүче була һәм 3470 кешедән торган гаилә агачының нигезе булып тора.
Артабан мөлаем генә, ачык күңелле, безне күптән белгән кебек бер апа – шушы төп нигезнең мәрхүм хуҗалары Закир абый һәм Факия апа Галимовларның олы кызлары Клара апа каршы алды. Ул һәммәбезне шушы очрашуның төп мәйданына алып керде. Монда чын-чынында олы бәйрәм иде. Мәрхүмнәрнең балалары, кызлары, килен-кияүләре, онык һәм туруннары җыелган. Исән булсалар, туруннарын да күрерләр иде... Шушы ихатада бары тик ачык йөзле кешеләр генә җыелган.
Очрашу шушы нигездә туып-үскән, балачаклары шушында үткән балалар һәм оныклар башкаруында “Родительский дом” җыры белән ачылды. Бу очрашуның да төп максаты – туганлык җепләрен ныгыту иде. Биредә 5 буын вәкилләре җыелган. Иң олысы Клара апа булса, 5нче буынның иң кече вәкиле 5 айлык Амелия иде. Нәнәй-картәтәй йортына 65 бала-оныклар җыелган: Закир абый белән Факия апаның балалары – Клара апа, Флүр абый һәм Флорида апа һәм аларның мәрхүм апа-энекәшләренең балалары, кияү-киленнәре һәм онык-туруннары да кайткан иде. Ныклы тамырлы Галимовлар гаиләсендә мәгариф һәм хокук саклау органнары өлкәсендә хезмәт итүчеләр бихисап. Сугыш вакытында бер кулын өздереп кайткан Закир абый колхозда игелекле хезмәт күрсәтә, соңгы елларда хуҗалыкның ревизия комиссиясе рәисе вазыйфасын башкара. Факия апа авыл мәдәният йортында мөдир була, аннан магазинда кассир булып эшли. Алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 4се мәрхүм инде, 3се – шушы нигезгә кайтып , әти-әниләренең рухын саклаучы Клара апа, Флүр абый һәм Фларида апалар. Бәләкәйдән тату, уңган, бердәм булып тәрбияләнгән балалар үзләренең балаларында да шушы күркәм гадәтләрне тәрбияләгән. Клара апада – 2 ул: Роберт белән Әдүс, Венера апаның(ул инде мәрхүмә) балалары Ирина һәм Руслан, Флүр абыйның 3 кызы: Гөлдәр, Гүзәлия һәм Әлфия, Флара апаның (ул дә мәрхүмә) кызы Гөлназ белән улы Вадим, Фларид абыйның(мәрхүм) Айгөле һәм Артуры, Фларида апаның балалары Айгөл, Ринат һәм Таһир. Илдар абыйныкылар –(мәрхүм) кызлары Гөлнара, Лилия һәм улы Эдуард. Аларның күбесе нәнәй-картәтәй йортына җыелган иде. Һәркайсының матур балачак хәтирәләрен саклый шушы йорт.
Матур гаилә бәйрәмендә Яңа Балтач авылы Советы биләмәсе башлыгы Раушания Фадир кызы Усманова үзенең бу бәйрәмнең шаһиты булуына сөенечен белдерде һәм ихлас тәбрик сүзләрен җиткерде.
Очрашу җыр-моң, балачак хәтирәләре белән үрелеп барды. Аны Әдүс абый белән Гөлдәр апа алып барды. Гасырлар дәвамында кешеләр һәрвакыт олы буын вәкилләрен хөрмәт иткәннәр. Шагыйрьләр аларга шигырьләр багышласа, музыкантлар алар турында җырлар язалар, ә рәссамнар аларның образларын үз картиналарында чагылдырганнар. Кызганычка каршы, җир йөзенә мәңгелеккә яшәргә килмибез. Туганнарыбыз, якыннарыбызны югалтабыз, соңгы юлга озатабыз. Ләкин без аларны гомер буе истә тотарга, йөрәкләребездә саклап йөртергә тиешбез. Ә өлкәннәр исә балалары һәм оныкларының аларны онытмавына, хәтерләрендә саклауларына ышанып калалар.
Әлеге очрашуның инициаторы Клара апа үзенең бертуганнары Флүр абый һәм Флорида апалар белән бәйрәм түренә уздылар. Аларның һәркайсының әти-әниләре, бала чаклары турында матур хәтирәләре күңел түрләрендә иде. “Шушында җыелучыларга карап, әти-әнигә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм – алар безне күреп-ишетеп торалардыр. Безне алар шулкадәр тату итеп үстергән, хәтта безнең балаларыбыз, икетуганнарыбыз, онык һәм туруннарыбыз да бирегә җыелган. Бу очрашу гадәтен буыннан-буынга, балаларыгызга да җиткерегез,” – дигән үтенечен белдерде Закир абыйның олы кызы Клара апа. Фларида апа әткәсенең бер куллы булуына кармастан барлык эшләрне дә башкаруын әле дә булса хәтерендә саклый. Мондагы 5 буын кешеләре аралашып, бер-берләре белән элемтәдә торалар икән һәм өлкәннәрнең бу туганлык җепләре киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанычлары зурдан. Флүр абый әнкәсе Факия апаның яратып җырлаган “Әнкәемә” (“Биргәнсең син миңа”) җырын матур, татлы, самими балачакларын искә төшереп җырлап алды. Кызганыч, балачакның, әти-әниле мизгелләрнең рәхәтлеген, алар булганда без һаман да бала икәнлегебезне аларны югалткач кына төшенәбез. Туып-үскән нигезнең дә кадерен олыгайгач кына аңлый башлыйбыз шул... Бу матур җыр әти-әниләрен таләп иткән күңелләрне тагын да хәтирәләр бакчасына әйдәде. Мәрхүм әткәй-әнкәләре исән булса, шушы горурланырлык, матур, күңелле очрашу алар өчен зур горурлык һәм сөенеч булыр иде.
Клара апаның улы Әдүс оештырган флешмоб барысын да үз янына җыйды. Сәләтле, иҗади кешеләр бик күп бу нәселдә. Биюләр, җырлар, матур итеп шигырь сөйләү осталыгы белән аерылып торучылар да булды. Йорт алды коймасын фотосурәтләрдән торган стена гәзите биләп тора иде. Монда Закир абый белән Факия апаның яшьлекләре, балалары белән бергә төшкән сурәтләре, онык һәм туруны төшкән фотолар бик мөһим урынны алып торды.
Әлеге вакытта Закир абый белән Факия апаның йортының җылысын, нигезен саклаган, аларның балаларын үз балаларыдай якын күреп, аларны җылы ашлары, тәмле сыйлары белән каршылаучы Рим абый белән Сәлимә апага биредә җыелучылар бик рәхмәтле. Чөнки алар гел ачык йөз, мул табын белән каршы алып торалар.
Төп нигездә торучыларга бик зур җаваплылык салынган. Чөнки анда һәрчак тәртип булу мөһим, ишекләр һәрчак ачык, алар килгән һәрберсенә якты йөз күрсәтергә, киң күңелле, барсын да тәмле сый-хөрмәт, кайнар аш белән каршы алырга тиеш. Киң күңеллелекләре өчен аларга Ходай рәхмәтле картлык насыйп итсен. Ә Галимовларга киләчәктә дә шушы җылы туганлык җепләрен өзмәүләрен теләп калыйк.