+28 °С
Болытлы


Шушы күркәм гомер бәйрәме белән котларга аны Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев, мәдәният хезмәткәрләре килде.
95 яшен тутырса да Әдибә әби бүген зирәк акылы, зиһене белән сокландыра. Тыл һәм хезмәт ветеранына Президентыбыз В.В.Путинның котлау хаты, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Вадим Соколовның котлау хатлары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.