ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 июль 2023, 05:55

Ил сагына китте егетләр

Район хәрби комиссариаты алдындагы мәйданчык чираттагы тапкыр халык белән тулы иде: бу юлы тагын 10райондашыбыз конституцион бурычын үтәр өчен хәрби хезмәткә юлланырга җыелды. Асыл егетләргә багышлап җырлар яңгырады, изге теләкләр җиткерелде, киңәшләр бирелде.

Ил сагына китте егетләрИл сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр

 

Әти-әниләренең горурлыгы йөзләренә чыккан: уллары ил алдында изге бурычны лаеклы үтәчәгенә ышанычлары ныклы һәммәсенең. Яңа Коты  авылыннан Зирина Арысланова: “Бүген без улыбыз Илнарны хәрби хезмәткә озатабыз. Аның белән бергә баручы егетләргә,  исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез. Без, әти-әниләр, барысын да туган нигезләрендә көтәбез,” – дип, изге теләкләрен җиткерде.

Бу юлы Тайняштан Идрис Хәмидуллин, Калмашбаштан Динар Исламморатов, Кәшәктән Булат Галиев, Чакмагыш авылыннан Артур Шәфыйков, Илнар Әхмәдуллин,  Кирилл Маннанов һәм Денис Минниахметов, Иске Почкактан Булат Сәлахов, Яңа Котыдан Илнар Камалов, Иске Калмаштан Динар Макулов изге бурычларын үтәргә юлланды.  Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова егетләргә армия сафларында хезмәттәшләре белән дустанә мөнәсәбәттә булып, яхшы хезмәт итүләрен, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайтуларын теләде.

Хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров һәм хәрби комиссарның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм һөнәри сайлап алу буенча өлкән ярдәмчесе Михаил Петрович Фәйрушин егетләргә тормыш мәктәбен лаеклы үтеп кайтуларын теләде. Изге нәсихәт сүзләреннән соң егетләр әти-әниләре, якыннары, туганнары, сөйгәннәре белән хушлашып, автобуска таба юнәлделәр. Уңайлы автобус булачак ил сакчыларын бер елга яңа тормышка алып китте. Хәерле сәгатьтә, егетләр, без сезне бер елдан соң көтеп калабыз.

Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Ил сагына китте егетләр
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас