ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 июль 2023, 11:25

Озын гомерлеләр – безнең байлыгыбыз

30 июнь көнне озын гомерле райондашларыбыз рәтен тулыландырып, Көсәкәй авылында яшәүче ихтирамлы өлкәнебез Хәдисә Габдулла кызы Исхакова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.

Озын гомерлеләр – безнең байлыгыбызОзын гомерлеләр – безнең байлыгыбыз
Озын гомерлеләр – безнең байлыгыбыз


Хәдисә Габдулла кызы Раил Гыйлемҗан улы белән матур тормыш корып, җиде ул үстерәләр. Бик авыр чорларны үтәргә туры килә аңа тормыш юлларында: өч улын югалту кайгысын кичерә ул. Тормыш иптәше дә күптәннән вафат инде.
Бүгенге көндә Хәдисә әбине 11 оныгы, 16 туруны наз-хөрмәт белән әйләндереп алган. Олуг юбилеен ул алар кочагында каршы ала.
Күркәм гомер бәйрәме белән Хәдисә Габдулла кызын Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Хәмәтдинов тәбрикләде. Юбилярга котлау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас