

Нәзифә Миңнехан кызы Буздәк районының Күзәй авылында дөньяга килгән. Көсәкәй егете Нурислам Ислам улы Сафиуллин белән бер-берсенә бер күрүдән гашыйк булалар. Матур гаилә корып, биш балага гомер бүләк итәләр. Хаклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгында хезмәт сала Нәзифә әби. Бүгенге көндә ул кызы Лидия тәрбиясендә матур гомер кичерә. Нәзифә әби бүген дә икмәк сала, шигырьләр яза, кунакка йөри. Олуг юбилее белән аны тәбрикләргә балалары, оныклары кайткан. Нәзифә әбине җиде онык, унике туруны уратып алган. “Яшәү яме һәм бәхете – оныкларымда”, – ди ул.
Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов Нәзифә әбине өенә барып тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.