ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 июль 2023, 10:25

“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш

Чишмә-коеларның саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Халкыбыз элек-электән чишмә-коеларга игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору – саваплы эш.

“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш


Тозлыкуш авылында шушы изге эшне “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Фидан Әмирханов аткарып чыкты. Ул Тозлыкуш авылындагы су чыганагын төзекләндереп, аңа яңа сулыш өрде.
Бүген Тозлыкуш авылында “Атайсал” проекты кысаларында төзекләндерелгән “Изге кое”ны ачу тантанасы булды.
Төзекләндерелгән суалгыч нокта бүген авылга ямь биреп, тозлыкушларны гына түгел, килгән кунакларны, үтеп баручыларны сөендереп тора. “Изге кое” якташларыбызның яраткан ял урынына әйләнәчәгенә шигебез юк.
“Бүген Тозлыкуш авылында зур бәйрәм – кое ачылу тантанасы. Бу чараны без түземсезлек белән көтеп алдык. Шушы изге эшне тормышка ашырган якташыбыз Фәнис Фидан улы Әмирхановка, аның әнисе Фәния Фазылбәк кызына чиксез рәхмәтебезне белдерәсе килә. Коедан килгән шифалы су сусауны гына басмый, тәнгә сихәт, көч бирә”, – диде Сыйрышбаш авылыннан килгән кунак Рәсилә Гәйнислам кызы Ямалтдинова.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы санында укый аласыз.

“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
“Изге кое”ны төзекләндерү – изге эш
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас