ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
7 Июля 2023, 09:55

Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен

Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Доставалов, Шәйморатов, Салават Юлаев исемендәге батальоннарда хезмәт итүче райондашларыбыз күп. Контракт буенча хезмәт – Русия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Хезмәт хакы, социаль пакет, берничә ташлама, акчалата компенсацияләр булуы да канәгатьләнерлек.

Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өченКонтракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен
Контракт буенча хезмәт – кыю йөрәклеләр өчен


Районыбыздан контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерүче егетләрнең хәле ничек, контракт буена хезмәт итәргә теләүчеләргә кайда мөрәҗәгать итәргә? Шушы һәм башка сораулар турында без контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров белән әңгәмәләштек.
– Айдар Фәнил улы, бүгенге көндә районыбызда контракт буенча ничә кеше хезмәт итә?
– Бүгенге көндә РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча 30 дан артык райондашыбыз хәрби хезмәттә. Аларның һәммәсе дә үз теләге белән килешү төзеп, хезмәткә китте. Әлеге вакытта 21 якташыбыз Самара өлкәсендә хәрби әзерлек укулары үтә.
– Алар янына барып кайткансыз дип, тә ишеттек.
– Эйе, егетләр янына муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән берлектә ике тапкыр барып кайттык. Яугир якташларыбызның хәлләре сөенерлек: бүгенге көндә аларда хәрби хезмәттә таләп ителгән барлык мөһим әйберләр дә бар. Изге йөрәкле райондашларыбыз күп кенә әйберләр биреп җибәрде, аларның кайнар сәлам хатларын да тапшырдык.
– Контракт буенча хәрби хезмәттә районыбызның кайсы авыл биләмәләре егетләре батырлык өлгеләре күрсәтә?
– Батыр йөрәкле егетләр Чакмагыш авыл биләмәсендә күбрәк, контракт буенча хезмәт итәргә 11 кеше теләк белдерде. Шулай ук Юмаш, Иске Калмаш, Калмашбаш, Тозлыкуш, Рапат, Яңа Балтач авыл биләмәләреннән егетләр активлык күрсәтте.
– Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итә ала?
– Район хәрби комиссариатына, яисә базар территориясендә урнашкан мобиль пунктка мөрәҗәгать итәргә була. Биредә волонтёрлар контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматны аңлатып бирәчәк. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен шулай ук http://службапоконтракту.рф , яки «Госуслуги» сайтында гариза калдыру мөмкинлеге каралган. Шулай ук нинди дә булса сораулар булса 117, 122 номерларына шалтыратырга мөмкин.
– Контракт буенча хезмәт итү өчен нинди документлар кирәк?
– Иң тәүдә гариза язарга, медицина тикшерүе үтәргә кирәк. Хөкем ителмәү турында документ булырга тиеш. Автобиография һәм анкета (формасы службапоконтракту.рф сайтында), паспорт, хәрби билет (әгәр булса), никах турында таныклык, балаларның туу турында таныклыгы (әгәр булса), белем турында документ. Аннары район хәрби комссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Контракт буенча хезмәт итүчеләргә нинди льготалар каралган?
– Туган илебезне, Ватаныбызны саклау, баш өстендә тыныч күк булдыру – һәр ир-атның изге бурычы. Контракт буенча хезмәт иткән барлык хәрбиләрнең дә социаль ташламалары һәм гарантияләре бар. Акчалата хезмәт хакыннан, бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән башка, Русия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша үз торагыңа ия булырга мөмкин. Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушка тикшеренергә, дәваланырга һәм реабилитацияләнергә була. Дару препаратлары да даими бирелә. Гомерләрне һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабынан страховкалау башкарыла. Алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск бирелә. Шулай ук 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы да бар. Бу хакта мобиль пунктларда, шулай ук МВДның рәсим сайтында тулы мәгълүмат куелган. Әлеге төр хезмәт үтүчеләргә ике төрле түләүләр каралаган. Аның берсе – бәрелешләрдә катнашучыга, икенчесе –тыныч вакытта хезмәт итүчегә. Контракт буенча хезмәткә алыну – махсус операцияләрдә мотлак рәвештә катнашу, дигән сүз түгел. Алар мондый бәрелешләрдә катнашмаска да мөмкин. Шуңа да хезмәт хакы төрлечә. Атап әйтсәк, гадәти рядовойның хезмәт хакы 35 мең сумнан башлана. Махсус операция вакытында мондый хезмәткә килүчеләр бер тапкыр 195 мең сум акча ала. Хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә рәвештә ай саен 37 мең сум түләүләр булдырылу турында сүз бара. Әгәр контрактчы махсус операциядә катнаша икән, аңа көн саен 4280 сум түләнелә. Шуңа тагын ике оклад өстәлә. Ягъни аларның хезмәт хакы, званиеләренә һәм стажларына карап, 200 мең сумнан башлана. Моннан тыш, үзебезнең батальоннарда хезмәт итүчеләргә республика да ярдәм итә. Бу – контракт төзелгәннән соң көн саен 2 мең сум һәм бер тапкыр 200 мең сум бирелә. Болар – Оборона министрлыгы түләүләреннән тыш.
– Контракт буенча хезмәт итүчеләр бу сайлауны ясаганнарына үкенмиме?
– Контракт буенча хезмәт итүче якташ егетләребез белән һәрдаим аралашып торам. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Контракт буенча хәрби хезмәт – чын ир-егетләр эше. Илебез чикләре тыныч булмаса да, ватанпәрвәрлек хисе барыбызда да азмы-күпме бар. Илебезнең данлы тарихын да халык батырлыгыннан башка күз алдына китереп булмый.

Шуңа иң тәүдә Чакмагыш халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итик, илебез язмышына битараф булмыйк. Батыр егетләребезгә ярдәм күрсәтүче райондашлар Яшьләр үзәгендә урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабына мөрәҗәгать итә ала. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Егетләребез тиз арада туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтсын!

Автор:
Читайте нас