ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 июль 2023, 11:35

Начар гадәтләргә - ныклы киртә!

Күптән түгел гимназиянең утырышлар залында наркотикларның зыяны турында “Наркотикларсыз дөнья” дигән темага  район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында  “Үзеңне киләчәксез калдырма” дигән темага балалар белән көндезге “Балачак иле” лагеренда әңгәмә узды.

Начар гадәтләргә - ныклы киртә!Начар гадәтләргә - ныклы киртә!
Начар гадәтләргә - ныклы киртә!

 

Чара Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә, шулай ук Бөтенрусия наркотикларга каршы айлыгына багышланган иде. Алып баручы балаларга кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган факторлар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту ысуллары турында сөйләде. Катнашучыларга иң куркыныч начар гадәтләр – тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания, аларның кеше организмына начар йогынты ясавы турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары: “Наркотик нәрсә ул?”, “Наркотик кеше организмына ничек тәэсир итә?”, “Наркотикларның артык дозасы нәрсәгә китерә» кебек сорауларга җавап бирделәр. Балаларның игътибарын наркомания проблемаларына, наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре турында, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт белән шөгыльләнү  һәм кеше организмы өчен файдалы булган башка нәрсәләргә  җәлеп иттеләр. Әңгәмәләшү наркотикларның зыяны турында видеопрезентацияләр карау белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар, кулга-кул тотынышып: “Наркотикларга – юк!”. Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” – дип үз фикерләрен җиткерделәр.

 

Мәгълүмат һәм фото “Район мәдәният йорты”ның рәсми сайтыннан алынды.

Начар гадәтләргә - ныклы киртә!
Начар гадәтләргә - ныклы киртә!
Начар гадәтләргә - ныклы киртә!
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас