

Истәлекле көндә никахларын яшьләр Динис Радик улы Исламов белән Ләйсән Азат кызы Юзеева теркәде. Ләйсән - Чакмагыш кызы, Дүртөйле күппрофильле колледжын тәмамлый. Динис - Бакалы егете, Стәрлетамак шәһәрендә белем алган. Алар ике ел очрашып йөриләр. Бу тантаналы көнне әлеге парларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Камил кызы Йосыпова котлады. Вакыйганың мөһимлеген ассызыклап, ул аларга гаилә тормышында бәхет теләде. Кияү һәм кәләш матур традиция буенча гаилә тормышына әзерлек сүзләрен җиткерде. Бәйрәм шартларында алар үзләренең тормышларын имзалар куеп бәйләде. Аларга гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырылды. Яшь парны истәлекле вакыйга белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та тәбрикләде. "Сезне шушы матур туй көнегез белән котлыйм! Гаилә, кайгырту, бер-береңә хөрмәт, якыннарының мәхәббәте-кешенең төп таянычы һәм ярдәме. Бары тик шулар гына кеше тормышын тулы һәм бәхетле итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм бәхет телим! Гаиләгезне саклагыз",- диде ул. Кадерле балаларына мәхәббәт һәм наз сүзләрен әти- әниләре, туганнары җиткерде. Чакмагыш районында нык гаиләләр күбрәк булсын, аларда киләчәк буын – балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз мәхәббәт һәм кайгыртучанлык атмосферасында үссен!