

Үзмәш авылыннан Әфидә hәм Рифгать Баяновлар да шушы „рәхмәтле” туйларын билгеләү бәхетен кичергән сирәк парларның берсе. 70 ел буена алар бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк-таяныч булып, тормыш авырлыкларына бирешми сокланырлык гомер юлын үтәләр. Рифгать абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, 27 ел дәвамында данлы хезмәт юлын үткән җаваплы хисапчы, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Әфидә апа – тыл ветераны, биш бала анасы, җәмәгать эшлеклесе. Икесе дә – авыл горурлыгы. “Авырлыкларны күп күрдек. Балачак елларыбыз авыр сугыш елларына туры килде. Эшләмәгән эш калмады. Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Рифгать чын ир-ат булды. Биш бала тәрбияләп үстердек”, – ди Әфидә әби. – Тату яшәүнең иң мөhим кагыйдәсе – сабыр була белүдә. Сүзгә килгәндә дәшми тора белү кирәк. Бер-береңнең кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә”. Балалары үз хезмәтләре, тормышка карашлары белән әти-әниләренә борчылырга урын калдырмыйлар. Бәлки нәкъ менә шушы балалар күрсәткән изгелекләр, күңел тынычлыгы бирүе парлы, бәхетле озын гомерле булырга этәргеч булып торадыр. 8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шушы олы гомер бәйрәмнәре белән аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев өйләренә барып тәбрикләде. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, истәлекле котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды. “Матур яшәү сере, иң беренче чиратта, бер-берең белән аңлашып яшәүдә дип уйлыйм. Икенче урында – сабырлык. Өченче урында – бер-береңә хөрмәт белән карау. Тормыш булгач, авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска мөмкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була”, – ди Әфидә әби. Бүген алар тугыз онык, сигез турун сөю бәхетенә ия. Район ЗАГС бүлегендә ел дәвамында 50, 55, 60 ел бергә яшәүче парларны билгеләп баралар. 70 ел буе бергә яшәгән парның әле мин эшләгән чорда булганы булмады. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр саклаган Баяновлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә балалар hәм оныклар игелеген күреп, озак еллар матур гомер кичерүләрен теләп калабыз.