+22 °С
Дождь


Мондый һава торышында халык су буйларына ашыга. Су коеныр өчен районыбызда җиһазландырылган пляж эшли, биредә су коену өчен уңайлы урын ясалган. Әлеге вакытта аннан кеше өзелми. Биредә өлкән яшьтәгләр дә, балалар да су коенырга килә. Балалар, оныклар белән яр буена шәһәрдән кунакка кайтучылар да бар.
Яр буенда коткаручылар дежурлык итә. Ләкин су коенучыларның һәркайсын күзәтеп торып булмый. Шул сәбәпле халыкны эссе һава торышы чорында сак булырга чакырабыз. Балаларны яр буенда бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмагыз. Шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланган килеш су коену катгый тыела. Яр буеннан ерак йөзеп китү дә киңәш ителми. Сак булыгыз, дуслар!