ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 июль 2023, 05:00

КОТЛЫЙБЫЗ!

Узган атна җыр-моң сөюче үзешчәннәребез өчен сөенечле булды.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Розалия һәм Радик Гафаровларның исеме бөтен районыбыз халкына таныш, сәхнәләрдә чыгыш ясауларын тамашачылар аеруча көтеп ала. Аларның уллары Руслан, Рүзил, киленнәре Раушания, Лилия дә – төрле тармакта хезмәт салсалар да, сәнгатьне үз иткән, сөйгән шәхесләр. Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә шушы өч иҗади гаилә Авыргазы районында узган “Яраткан җырыбызны бергәләп җырлыйбыз” фестивалендә катнашты. Алар жюри игътибарына Нәкый Исәнбәт сүзләренә халык иҗат иткән “Илкәем” җырын уңышлы башкарып, беренче урынны яулады.

         Шул ук көнне Татарстан Республикасының Актаныш районында III төбәкара “Актаныш гармуннары” фестиваль-конкурсы кысаларында “Авылларда гармун моңнары” гармунчылар җыены узды. Районыбызның “Идел” гармунчылар ансамбле дә бу чарадан читтә калмады. Тамашачы сөюен яулаган бу коллектив өченче урынга лаек булды. Ранис Баянов, Рәвис Сабитов, Урал Шәяхмәтов, Рифир Галиуллинга төрле номинациядә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

         Җырчыларыбызны, гармунчыларыбызны иҗади уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез!

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:
Читайте нас