ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 июль 2023, 06:15

Эсседән ничек сакланырга?

Тышта эссе... Термометрның угы 30дан аска төшәргә дә җыенмый: һаман саен өскә үрмәли. Өйгә керсәң – өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдап булмый. Мондый эссе һава торышыннан салкын су белән туңдырма гына коткара. Анысы да беразга гына.Эссе һава торышы инде атнадан артык дәвам итә. Бу уңайдан сезгә эссе һавадан саклану киңәшләрен тәкъдим итәбез:

Эсседән ничек сакланырга?Эсседән ничек сакланырга?
Эсседән ничек сакланырга?

 

1. Иртән иртүк урамда озак булырга тырышмагыз, чөнки бу вакытта һавада төтен күләме шактый югары дәрәҗәдә була.
2. Аеруча да көннең кызу вакытында ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга.
3. Су эчүне арттырырга. Эсседә кеше тирли һәм тәннән шактый тоз, су чыга. Организмны тоз һәм микроэлементлар белән баету өчен минераль су, сөт ризыклары һәм соклар кулланырга киңәш ителә. Газлы су куллану тыела.
4. Физик эшләр эшләмәскә тырышырга.
5. Төтеннең агулы тәэсирен киметү өчен поливитаминнар кабул итәргә (әмма бу табиб киңәше белән эшләнергә тиеш).
6. Төтен исе артканын сизү белән суга чылатылган битлек кияргә, тәрәзә һәм ишекләрне юеш чүпрәк белән капларга киңәш ителә. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамыры, шикәр, үпкә авырулары, аллергиядән интеккән өлкәннәргә һәм балаларга кагыла.
7. Көн саен идәннәрне юып чыгарырга, тузанны сөртеп торырга.
8. Табигый тукымадан булган кием генә кияргә.
9. Көнгә берничә тапкыр душ керергә.
10. Борын һәм тамакны чайкап торырга.
11. Тиз эшкәртелә торган витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, аеруча да яшелчәләргә өстенлек бирергә.
12. Спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартудан тыелырга. Бу йөрәк-кан тамыры һәм сулыш системалары авыруларын арттырачак.
13. Хәл китү очрагында (сулыш бетү, йөткерү, йокысызлык, йөрәк кагу) табибка мөрәҗәгать итәргә.
14. Хроник чирләр кискенләшкәндә табиб киңәшләрен тотарга.
Моңа өстәп, урамга баш киемсез чыкмаска тырышыгыз. Күлмәкнең исә озын җиңлерәген, табигый, юка тукымадан тегелгәнен сайлагыз. Транспортта йөргәндә, озак вакыт урамда булырга туры килгәндә үзегез белән су йөртергә тырышыгыз. Әлеге чаралар сезне кояш сугудан саклар.
Кояш сугудан тыш, тынчу бүлмәдә эссе сугарга да мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен 20-30 минут саен тынчу бүлмәдән чыгыгыз, салкын су белән бит-кулларыгызны юыгыз. Хәлегез китүне сизү белән, табибка мөрәҗәгать итегез.

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде.
Читайте нас