

Без балалар шөгыльләнгән класста булдык. Монда социаль реабилитацияләү белгече Лениза Мәхмүт кызы Сәлмәнова һәм коррекция-үсеш төркеменең логопеды Раушания Сәгыйть кызы Харисова алар белән төрле күнегүләр оештыра. Дәрес физик күнегүләр белән башланды. Әлеге вакытта лагерьда 2 нче смена бара. Лагерьда балаларны телефоннар, гаджетлардан дөрес файдалану, начар гадәтләрдән арыну, хәтерләү һәм фикерләү сәләтләрен арттыру, игътибарларын көчәйтү, сөйләм һәм моторикаларын үстерү юнәлешләрендә эшлиләр.
Һәр көн аерым исем астында үтә. Мәсәлән, без килгән көнне “салават күпере” көне иде. Иң тәүдә балаларга ишарә белән бирелгән сорауларга җаваплар алынды, аннан балалар рәсемләр төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.
Балаларның ялын тагын да мавыктыргычрак итәр өчен биредә экскурсияләр үткәрү дә каралган. Тарихи-крайны өйрәнү музеенда, янгын сүндерү частендә булып, балалар үзләренә бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар алганнар.
Башлыча 3 яшьтән 12 яшькәчә балалар йөргән. Июльдә 8яшьтән 11 яшькә кадәр балалар йөри ала. Август аенда 5 яшьтән-8 яшькә кадәр балалар да рәхим итәчәк.
Ата-аналар игътибарына шуны җиткерәсе килә: җәйге вакытта күпләрнең берничә сәгатькә балалрын ышанычлы урында калдырып торасы килә. Киңәшебез шул: һич икеләнмәгез, рәхим итеп, шушы төркемдә калдыра аласыз. Иң мөһиме – аларга эчемлекләр һәм тамак ялгарлык ризык калдырырга онытмагыз. Балаларыгызга күз-колак булырдай кешеләр бар, аларның ышанычлы кулларда, исәнлегенә ышанычыгыз ныклы булачак.