

Кызганыч, кайберәүләр, белә торып та, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен боза. Шул сә¬бәпле еш кына аяныч хәлләр килеп чыга. Күңелсез статистика да куркытмый аларны.
Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе – салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына контроле җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз. Бәла-каза булмасын дисәгез, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
- су астында агач төпләре, ботаклар, тирән чокырлар, очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына инаныгыз;
- кояшта озак яткач, ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;
- балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;
- суда, аеруча салкынында, озак тормагыз. Бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;
- давыл һәм яшен вакытында су коенмагыз.
Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез тө¬гәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчегә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Чыганак: Тат медиа