

Күп балалы гаиләләргә һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә җир участоклары 2011 елдан бирле бирелә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Башкортстанның “Җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында”гы Законына кертелгән үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүчеләргә һәм бушлай җир участогы алу өчен исәптә торучы гаиләләргә 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү яки җир участогын алу мөмкинлеген биргән иде.
Бер тапкыр бирелә торган түләү 250 мең сум тәшкил итә һәм конкрет кешегә тәгаенләнгән исемле таныклык рәвешендә 3 ел срокка бирелә. Таныклыкны фатир, бүлмә, җир участогы сатып алганда, ипотека каплатканда, йорт салганда кулланырга мөмкин. Сатып алынган күчемсез милекнең Башкорстан территориясендә урнашкан булуы шарт.
Шушы көннәрдә районыбызда чираттагы күп балалы гаиләләргә әлеге сертификатны алу бәхете елмайды. Алсу Әмир кызы Гәрәева гаиләсе Яңа Коты авылында яши, ул – өч бала анасы. Айгөл Камил кызы белән Данил Әсләм улы Гайсиннар – Иске Калмаштан, өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Гаиләләр муниципаль район хакимиятендә җир участогы алу өчен исәпкә 2019 елда баскан булганнар. “Без йорт салабыз, сертификат акчасын шул максатка кулланачакбыз. Күп балалы гаиләләргә шундый ярдәм күрсәткән өчен дәүләтебез, республика җитәкчеләренә һәм район хакимиятенә рәхмәт белдерәм”, – диде Айгөл Камил кызы.
250 мең сумлык сертификат таныклыгын күп балалы гаиләләргә муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Марат Наил улы Моратов тапшырды. Ул аларны котлап, һәммәсенә дә сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.