ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 июль 2023, 06:15

Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы механизаторлары да “яшел урак”та бөтен тырышлыгын күп итеп яхшы сыйфатлы мал азыгы хәзерләүгә юнәлтә. “Сыерның сөте – телендә”, – дигән бик урынлы һәм үтә дөрес халык мәкаленең һәр сүзе нәкъ менә биредәге эшчәнлеккә нигезләнеп килеп чыккандыр кебек.

Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйчаТуклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча

 Озак еллар иң күп һәм иң яхшы сыйфатлы – элита сортлы сөт җитештереп сату буенча республикада лидерлыкны саклауларының нигезе – нәкъ менә аларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булуына чираттагы тапкыр үз күзләребез белән күреп инандык. Хуҗалык идарәсе рәисе – Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәргать Фәрит улы Ваһапов эшче төркемебезне озатып йөрүне иң ышанычлы подразделение җитәкчеләреннән берсе – баш агроном Финат Гыйльмановка тапшырды. Иң тәүдә Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасындагы иң заманча таләпләргә җавап бирүче сусыл азык саклагычка сугылдык. Биредәге тәртипкә, пөхтәлеккә дә, эшнең үзбиеклегендә оештырылуына да сокланып та, горурланып та бетәрлек түгел. Траншеяларның берсенә барлык технологияләрне бөтен нечкәлекләре белән башкарып, быелгы үләннән яхшы сыйфатлы итеп сенаж базланыла, ә янәшәдәге былтыр базланылганнан чит ил фирмасында җитештерелгән азыкны тиешле рацион буенча төрле катнашмалар белән баетып таратучы агрегат үз бункерларына төяп алып, мал торлакларына тарата. Юлыбызны Әхмәт авылына дәвам иттек. Аның аша үтеп, көньяк-көнчыгыш өлешенә үргә күтәрелүгә алдыбызда борчак басуы ачылды. – Ярыйсы гына калын тезмәләрне ике мәртәбә әйләндереп җилләтеп алырга туры килде, – ди баш агроном. – Югыйсә, ургыч комбайннарга уңайсызлык тудыра – уралып җәфалый. Кичке аштан таралып кына торуларын туры китереп, без булдыклы авыл эшчеләрен күмәкләп тә, аерым-аерым да фоторәсемгә төшереп алдык. Яшел массаны үзләренә беркетелгән “Клаас” фирмасында җитештерелгән күәтле “Ягуар” ургыч комбайннарында тәҗрибәле механизатор Әсләм Әгъләм улы Әһәдуллин (без барган көнне 4712 тонна урган иде) белән яшь булса да, уңганлыкта һич калышмаучы Ранис Рәвис улы Миңнеханов (4182) яхшылап туратып, минераль өстәмәләр белән баетып, уңган водительләр һәм механизаторлар идарә иткән транспорт чараларына төяп, базлау урынына озаталар. Күәтле “КамАЗ”ларга идарә иткән булдыклы, зур тәҗрибәле водительләр Хәдис Фәһим улы Миһранов ( 1333 тонна ташырга өлгергән иде), Рәфит Фәрит улы Даутов (1312 тонна), Руслан Зәки улы Якупов (1152 тонна), Роберт Фәнис улы Вәлиев (1005 тонна) массаны коелып югалтуга юл куймыйча базлау урынына ташып торалар. —Ленар Хәбибуллин, Тәлгать Яхин, Ринат Усманов, Салават Гәрәев, Илфир Гарифуллин, Радим Әсләмов кебек уңганнарыбызны да телгә алмый үтмәгез берүк, – диде баш агроном Финат Гыйльманов. – Алар һәр юнәлештә уңганлык, өлгерлек күрсәтеп эшлиләр, һәркайсы олы җаваплылык хисе белән тырышлык сала. Авыл эшчәненең шулай иң җаваплы мәлдә бөтен осталыгын, тырышлыгын туган җирендә игелекле хезмәткә юнәлтүе мактаулы. Бу ир-егетләрнең бүгенге хезмәте ел әйләнәсенә үтә югары сыйфатлы шактый күп сөт, ит белән аклануы турында алда язып үткән идек инде. Геройлыларның киләчәктә дә югары күрсәткечләрдән чигенмәячәге көн кебек ачык.

Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас