

Мәктәп еллары – һәр кеше тормышында мөһим урын алып торган, гомер дәвамында якты хәтирәләре белән озата барган чор. Һәркайсыбыз олы тормышка зур юл ачкан ул елларны сагынып, үзгә бер җылылык белән искә ала. Озак еллар яшәп килгән күркәм традиция буенча ямьле җәйге айларда дистә ел дәвамында белем үрләрен бергә яулаган, ул чорның барлык борчу-шатлыкларын уртак итеп бүлешкән сабакташлар очрашулары үтә. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11а сыйныфын 1993 елда тәмамлаган безнең класс өчен дә һәр биш ел саен күрешеп, очрашулар оештыру күптән инде матур гадәт-йолага әверелде. Безнең өчен соңгы кыңгырау яңгыраган май аеннан соң өч дистә ел үтеп, һәркайсыбыз өлкәнәеп, тормышта күптән үз юлын табып, аннан тайпылмыйча атлап барсак та, бер-беребез белән туганнардай якынлаштырган ул елларны сагынып искә алабыз. Шуңа да быелгы очрашуга да ашкынып, зур сөенеч белән җыелдык. Яшьлек ялкыны белән янган ул еллар хәзер инде байтак еракта калып, һәркайсыбыз олпат апа-абыйларга әверелсәк (арада оныклар туу шатлыгын татып өлгергән сабакташларыбыз да бар!) тә, күңелдә һаман шул 17- 18 яшьлек шук егетләр һәм кызлар бит әле без! Ә бу очрашу кичәсе – бер хәсрәтсез, бәхетле, алда күп ачышлар һәм әлегә ачылмаган тормыш сукмаклары көтеп торган шул чорга хәтирәләрдә генә булса да кайтып килү өчен менә дигән бер форсат. Тугызынчыга кадәр ике сыйныф булып, 10-11 классларда исә тоташ бербөтен, бердәм коллектив булып оешып, дуслашып бердәмләшеп киткән сабакташлар ихлас күрешү-аралашу теләге белән җыелдык бу көнне. Без бу елларда күпне кичердек – дөньяны танып белергә өйрәндек, кайчакта бер-беребездән күчерә-күчерә дә белем алырга тырыштык, көлештек-елаштык, дуслаштык, гашыйк булдык – кыскасы, бергә үстек, кеше булдык. Хәзер инде барыбыз да — тормышта үз юлын тапкан, күңеленә якын булган һөнәрләрне үзләштереп, үз эшенең остасына әверелгән, шактый уңышларга ирешкән, гаиләләр корып, балалар үстергән кешеләрбез. Арабызда җаваплы вазыйфаларда хезмәт салган, үз эшен ачып, казанышларга ирешкән, райондашлар сәламәтлеге сагында торган, яшь буынга белем биргән, яңа өйләр салган, төзелгән йортларны ямьләгән, хокук сагында торган, башка өлкәләрдәге көндәлек тырыш хезмәтләре белән ил-дәүләт икътисадын ныгыткан сабакташларыбыз булуы – безнең өчен дә, туган мәктәбебез өчен дә зур горурлык. Ә инде шушы уңышларга ирешүебезнең төп сәбәпчеләре – мәктәп еллары дәвамында ныклы, төпле белем генә түгел, күркәм тәрбия һәм тормыш сабаклары да биргән, күңел җылысын һәркайсыбызга тигез бүлгән барлык укытучыларыбызның тырыш, чын мәгънәсендә фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Бу көнне дә, алдагы елларда да зур ихтирам белән очрашуларыбызга чакырган укытучыларыбыз, яраткан мөгаллимәләребез Рида Әнис кызы Сәлимова белән Венера Салих кызы Латыйповага икенче әниләребез кебек ул елларда да, хәзер дә безне хәстәрләп, мәктәпне тәмамлаганнан соң да беребезне дә күз уңыннан яздырмый, борчу шатлыкларыбызны уртаклашып, уңышларыбыз өчен ихлас сөенеп торганнары өчен һәркайсыбыз әйтеп-аңлатып бетергесез рәхмәтлебез. “Хәзер инде үзегез бишенче дистәне ваклап килүче олпат кешеләр булсагыз да, сез безнең өчен һаман да – шул ук балалар. Үзебез белем биргән укучыларыбызның туры юлдан барып, тормышта, эшегездә уңышларга ирешүегезгә, озак еллар үтсә дә, мәктәптәгечә бердәм, дус-тату булып калуыгызга бик сөенәбез, горурланабыз да. Димәк, тырышлыгыбыз, сезгә бирергә омтылган тәрбиябез бушка китмәгән. Бүген һәркайсыгыз үз гаиләләрегез, балаларыгыз турында яратып, якын итеп сөйлисез, алар белән горурланасыз – без моңа бик шат. Балаларыгыз да үзегез кебек акыллы булып үсеп, тагын да зуррак уңышларга ирешеп, гомерегез буена сезне сөендереп яшәсеннәр. Бер уңайдан үзегезгә дә, сезгә яхшы тәрбия биреп үстергән әти-әниләрегезгә дә кешелекле, кечелекле булганнары, сез мәктәптә укыган чактагы ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Әле дә алар да, сез дә, кайда гына очрасак-күрешсәк тә, зур хөрмәт белән исәнләшмичә, хәлләрне белешмичә китмисез, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә, кире какмыйсыз, социаль челтәрләрдә язган хатларыма җавап бирмичә калмыйсыз. Укытучы кеше өчен моннан да зуррак шатлык юк”, – дип күңелендәге тойгылары белән уртаклашты ике классны берләштергәннән соң бик тә җаваплы югары сыйныфларда класс җитәкчесе булган, аналарча ихлас хәстәрлек белән олы тормыш юлына озаткан укытучыбыз Рида Әнис кызы. Еллар үтә-үтә, үзебез тормыш тәҗрибәсе туплый барган саен мөгаллимәләребезнең башкарган хезмәтенең асылын, күңелләребездә бердәмлек, дуслыктатулык, тоташ бербөтен коллектив ныклыгы тойгыларын тәрбияли алуының никадәр зур психологик осталык, педагогик сәләт һәм күңел җылысы таләп итүен ныграк аңлый барабыз. Шуңа да сөйләшү дәвамында барыбыз да укытучыларыбызга ихлас рәхмәтләребезне җиткерергә омтылдык. Очрашуыбыз җылы хәтирәләр, укыган еллардагы кызыклы вакыйгаларны искә төшереп көлешүләр, җыр-биюләр белән дәвам итте. Видеобәйләнеш аша бу көнне килә алмаган сыйныфташларыбыз белән дә аралашып-күрештек. Шулай ук арабыздан мәңгелеккә киткән классташларыбыз турындагы хәтирәләрне дә яңарттык. Көтеп алынган кичәбез күңелләребездә икенче очрашуга кадәр янә дә берничә елга җитәрлек рухи күтәренкелек, истәлеккә телефоннарыбызда калган фото-видеоларны карап кабат-кабат яңарачак якты хис-тойгылар, аралашу-сөйләшүдән барлыкка килгән сөенеч белән тәмамланды. Матур традицияне саклап, бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештырган сыйныфташыбыз Тимур Юнир улы Бәдретдиновка, киң күңеллелек күрсәтеп, матди яктан ярдәм иткән Фәнис Илфир улы Латыйповка һәм очрашу кичәсен туып-үскән йортында дәвам итүне оештырган Резеда Рабис кызы Галләмовага, хәрби бәрелешләрдә катнашкан каһарман сыйныфташыбыз, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Равил Рәис улы Булатов турындагы истәлекне, аңа кагылышлы документ-фотоларны кадерләп саклап-туплап, спорттагы казанышларын аның якты истәлегенә багышлап яшьләргә патриотик тәрбия бирү үрнәге булган, очрашуны күңелләргә үтеп кергән җырлары белән ямьләгән Илдар Илүс улы Низамовка, бу кичәненең фотосурәтләрдә һәм видеороликларда истәлеккә калуын, шулай ук музыкаль бизәлешне тәэмин итүне үз җаваплылыгына алган Филүс Флүр улы Юнысовка барыбыз да ихлас рәхмәтлебез. Очрашудан бик канәгать булып, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, ешрак күрешергә кирәк, дигән уйлар белән таралыштык. Мәктәп елларында, аннан соң үткән өч дистә ел дәвамында туганнар кебек якын кешеләргә әверелгән барлык сыйныфташларга ахыры-азагы күренми торган бәхет һәм гомер дәвамында озатып барырлык сәламәтлек телисе килә. Һәрвакыт уңай хис-тойгылар белән яшәгез, елмаегыз һәм безгә, туган якларга сезнең хакта килеп ирешкән хәбәрләр гел шатлыксөенечле генә булсын иде. Һәм сезнең йөрәкләрегездә һәрчак ваемсыз үсмер, яшьлек елларыбыз турындагы уртак хәтирәләрнең якты очкыны сүнми-сүрелми янып, күңелләрне җылытсын, яшәү көче биреп торсын, дигән теләктә калам...