

Алар озак еллар дәвамында туган авыл колхозызында намуслы хезмәт салып, алдынгылар рәтендә булалар. Фәимә апа белән Әгълә абый матур гаилә корып, биш баланы олы тормыш юлына бастыралар. Бүген дә яшьлек таңында кабынган сөю хисләрен сүндермичә, бер-берсен яратып, кирәк чакта юл куя белеп, хөрмәт итеп яшиләр. Бүген алар 9 оныкны үстеререргә ярдәм итәләр, оныкларның берсе әле ике атна элек кенә якты дөньяга аваз салган.
Хәйруллиннарның ихатасы ялт итеп, күз явын алып тора, авылда аларны хөрмәт итмәгән кеше юк. Бүген дә алар үз хуҗалыгы белән яши, яшелчә-җимеш үстерә.
Зөбәрҗәт туйлары белән аларны Яңа Балтач авылы клубы, китапханә хезмәткәрләре котлады. Юбилярлар хөрмәтенә изге котлау-теләкләр, матур җырлар яңгырады.