ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 июль 2023, 10:35

Икмәк кадере

Икмәк – кеше хезмәте, ул иминлек һәм муллык символы. Ару-талу белмәс игенчеләр иртә таңнан алып көч түгеп иккән игеннәрнең бер бөртеге дә әрәм булмасын өчен тырышып, келәт ихаталарын иген тулы машиналар белән тутырыр иде.

Икмәк кадереИкмәк кадере
Икмәк кадере

Әтиләребез шул игеннәрне хәстәрләп алып, тегермәннәрдән он тарттырып кайтса, әниләребез барлык күңел җылылары һәм мәхәбббәтләре белән баш ясап, изә иделәр дә барлык көчләрен салып, камырны басалар һәм кабарганын көтеп, әвәләп, күмәч калайларына салып, кабартып ипи пешерә иделәр. Камыр калган очракта әниләр тәмле пәрәмәчләр дә пешерә иде. Аннан ул ипинең мичтән пешеп чыкканын түземсезлек белән барлык гаилә әгъзалары көтә иде дә, салкын сөт белән кетердәп торган кәбәнен өстәл артына тезелеп утырып ашар иде. Ә инде аның янына яңа аертылган җылы каймак та булса! Шушылардан башка бүтән бер тәмле ризык та юк кебек тоелыр иде.

         Әйе, заманалар үзгәрде, яшәүне җиңеләйттек. Ипи калайларында мичләр тутырып ипи салулар да сирәгәйде хәзер. Без әпине магазиннардан алабыз – яңа пешкән, хуш исле тәмле икмәк сатып алырга өйрәнгәнбез. Магазиннарга ипи кайдан килә икән? “Гаилә” үзәгенә караган көндезге балалар лагере тәрбияләнүчеләре Чакмагыш кулланучылар җәмгыятенең икмәк пешерү цехында булдылар. Балалар монда ипи,  пироглар һәм башка камыр ризыкларының ничек пешерелүен карадылар, профессионалларның эшен кызыксынып күзәттеләр һәм бик канәгать калдылар. Чакмагыш кулланучылар җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Фәндидә Әүхәт кызы Галләмовага һәм технолог Эльза Нәгыйм Хөснетдиновага балалар һәм аларның җитәкчеләре пешекчеләрнең эшләре турында кызыклы һәм җентекле сөйләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.

 

Фото һәм мәгълүмат Чакмагышның Гаилә үзәгенең “Вконтакте” челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

Икмәк кадере
Икмәк кадере
Икмәк кадере
Икмәк кадере
Икмәк кадере
Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас