ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 июль 2023, 06:15

Районыбызда күркәм гаиләләр күп

Гаилә ул – иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул –зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Юмаш авыл биләмәсенең Митрә-Әюп авылында шундый гаиләләр күп.

Районыбызда күркәм гаиләләр күпРайоныбызда күркәм гаиләләр күп
Районыбызда күркәм гаиләләр күп


Күптән түгел Иске Үзмәш авылы клубына авылның иң күркәм, тату гаиләләре җыелды. Алар бер-берсе белән аралашып, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, күңел ачты.
Чара күчтәнәчләрдән сыгылып торган чәй табыны артында мавыктыргыч уеннар, моңлы җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас