

Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел.
Районыбызның Аблай авылында тамырлары бик тирәнгә киткән кешеләр яши. Аларның берсе – Габдуллиннар гаиләсе.
Соңгы елларда җәмгыяттә мөһим үзгәрешләр бара, алар нигезендә халкыбызда үз тарихы, ата-бабалары белән кызыксыну бермә-бер артты. Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында, шушы көннәрне Аблай авылы клубында шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Хәйдәр белән Айдар Габдуллиннарның чыгышы бик эчтәлекле һәм фәһемле булды. Алар үзләренең җиде буыны турында кунакларга бәян итте. Элек-электән җиде буынын белгән кешеләр халык хөрмәтен яулаган.
Аблай авылы тарихы турында авылның хөрмәтле кешесе Нәфыйга апа Габдуллина бик кызыклы итеп сөйләде. Чара кунаклары шулай ук кул осталары әзерләгән күргәзмә белән танышты.