

11-14 июль көннәрендә өстәмә белем бирү педагогы Элвина Илдар кызы Яхина җитәкчелегендә “Медиаүзәк” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре Бөтенрусия кинематографлар конкурсының федераль этабында катнашты.
Жюри әгъзалары чыгарган нәтиҗәләр буенча Азалия Гарифуллина, Ралина Гарифуллина, Зарема Насретдинова, Карина Муллагалиева әзерләгән видеороликлар югары бәяләргә ия булды. Алар “ Телевизион журналистика” номинациясендә II дәрәҗәле лауреат исемнәрен яулады. “Медиаүзәк” берләшмәсе җитәкчесе, остаз Элвина Илдар кызы Яхина Бөтенрусия конкурсы лауреатларын әзерләгәне өчен Диплом белән бүләкләнде.
Форумның беренче көннәреннән катнашучыларны кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар, очрашулар көтә иде. Алар “Останкино” телеүзәге, “Союзмультфильм” студиясе һәм Мәскәүнең истә калырлык тарихи урыннарына сәяхәт ясады.
“Кызык булды, күңелле һәм, иң мөһиме, күңелдә мәңгегә сакланып калды! – ди кызлар.