

Чиста су чыганагын тәртиптә тоту – изге эш. “Салкын чишмә” су чыганагы – авыл халкының яраткан урынына әверелде. Биредә сыйныфташлар, дуслар очрашулары, гаилә бәйрәмнәре үткәрелә.
Камил Гамбир улы Шакиров – чишмәне төзекләндерү кебек күркәм һәм изге эшне башкаручыларның берсе. Үзе өчен генә түгел, авылдашларның тормышын яхшырту өчен көчен дә, вакытын да кызганмый торган кеше ул.
Күптән түгел Камил абый Шакиров чишмә территориясен тәртипкә китерү һәм төзекләндерү буенча чираттагы өмә оештырды. Күмәк көч белән “Салкын чишмә”нең су җыю, чишмәгә төшү урыннары төзекләндерелде. Авыл халкы көче белән шулай ук чишмә территориясе чүпләрдән тазартылды. Арабызды әнә шунды олы йөрәкле кешеләр күбрәк булса, тирә-ягыбыз ялт итеп торыр иде.