+24 °С
Яңгыр


Күптән түгел Аблай урта урта мәктәбен 1988 һәм 2003 нче елда тәмамлаучыларның 35 һәм 20 елдан соң очрашулары үткәрелде.
Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килде. Сөйләшер сүзләр күп җыелган, очрашу күңелле һәм сагышларга чорналган хисләр белән дәвам итте. Сабакташлар бер-берсен күрү өчен туган авылларына төрле төбәкләрдән кайткан иде.
Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле булып калганнар.