

Бәйрәмне Рита Хаҗипова һәм Светлана Латыйпова ачты һәм алып барды. Алар үз чиратында ерак араларны якын итеп кайткан якташларын, өлкәннәрне, урамдашларын һәм авылдашларын “Авылының урамында яңгырасын җыр-моңнарым” дип аталган Урам бәйрәмендә сәламләде.
Урамнарда уйнап үскән бала чакларыбызны, капка төпләрендә кич утыруларны кайсыларыбыз гына сагынмый икән?! Туган төяккә, урамга, туган җиргә мәхәббәт, сагыну, юксыну кайдан килә икән?! Ул кендек каның тамган нигездән башлана. Иске Биккенә авылының табигате бик тә матур. Тәмле сулы Мәтли чишмәсе , җиләкле таулары, тургайлы болыннары-кырлары, җыйнак кына Чирабай, Озын кул урманнары, күкрәп үскән иген басулары, шат күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, ару-талу белмәс хезмәт батырлары, эшчән һәм тырыш кешеләре белән һәркемне үзенә тартып тора. Сокланып туймаслык матур җирдә яши иске биккенәлеләр. Шушы гүзәл тәбигатьле авылда туып үскән Рәүис Сабитов “Исәнмесез, дуслар” җырын башкарды.
Барлык изге гамәлләр дә Аллаһы Тәгаләне зурлап дога кылудан башлана. Бу изге эшне авыл мулласы Динар Тимерхан улы Әсәдуллин башкарды. Бәйрәм ачык дип игълан ителгәннән соң, авылны ямьләп торган, нәсел шәҗәрәләрен ишәйткән, бүгенге көндә дә авылда иман саклауда үзләренең зур өлешләрен керткән, гүзәл тормыш үрнәкләре белән яхшылыкка өндәгән өлкән буын кешеләрен хөрмәтләп, мәйданның алгы рәтләрендә урын алырга чакырдылар.
Бәйрәм мәртәбәле кунакларсыз да калмады. Район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм Калмашбаш авыл советы биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев, Чакмагыш мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкаручы Луиза Фрит кызы Ишморатова да иске биккенәлеләрнең бәйрәм кичәсе сөенечен уртаклашырга килгәннәр иде. Килгән һәр кунак авыл халкын шушы матур чара белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле авылдашлар! Бәйрәм белән котлап, сезгә тынычлык, сәламәтлек телим. Илебез мәнфәгатьләрен якларга киткән егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, тагын да бергәлектә, матур чараларда гына очрашырга язсын,” –дигән теләкләрен җиткерде Раил Исламетдин улы. Фаил Әхнәф улы Ишморатов та үз теләкләрен юллады. Ул үз чиратында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның сәламнәрен, котлау сүзләрен җиткерде.
“Авылыгыз төзек, яңа матур өйләр саласыз, төрле күмәк өмәләрдә катнашасыз. Дөнья тизрәк тынычлансын, баһадир егетләребез туган авылларына, әти-әни, гаиләләре-балалары янына исән-сау әйләнеп кайтсын, дип теләкләр телик,” – дип изге теләкләр җиткерде Фаил Әхнәф улы һәм шушы авылда халкы һәм авылы өчен изге гамәлләр кылып яшәүче, авыл активисты Әдип Нәҗип улы Галинга хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатын тапшырды. Луиза Фрит кызы Ишморатова авыл халкын ата-бабаларыбызча: “ Әссәләмәгәләйкүм,” – дип сәламләде һәм теләкләренә күчте. “Һәммәгезне дә шушы зур бәйрәм белән котлыйм. Бу бәйрәм безнең яшьләребез өчен бик кирәк. Кече Ватаныбызга, шул ук вакытта илебезгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияләр өчен кирәк. Киләчәктә дә шушындый бәйрәмнәр үтеп торсын, авыл яшәсен!” – диде ул. Бәйрәмне Альбина Нәбиуллина “ Авыл көйләре” җыры белән бизәде.
Яшьләр дә юк гармун тартып
Урам буйлап узарга.
Әл дә, мәйтәм, өлкәннәр бар –
Халык җырын сузарга.
Иске Биккенә авылында бүгенге көндә тигез, мул, матур тормышта 50 елдан артык бергә яшәүче парлар да бар икән. Аларны да тәбрикләп үттеләр, Хатип абый һәм Фая апа, Микъдәм абый белән Фидә апа, Фәних абый һәм Фәндидә апа, Рамазан абый һәм Зәйтүнә апа, Фәнил абый белән Флюра апаларга киләчәктә дә тагын озак еллар бергә-бергә, тигез, матур тормышта яшәүләрен теләделәр.
Картайгач та тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә,
Бәхетне дә, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!” –дигән шигырь юлларына Альберт Юнысов “Бүгенгесе кадерле” җырын башкарды.
“Моңнар кайтсын әле авылыма,
Күзгә күренеп авыл яшәрсен.
Гөлләр сыман бу гомерне халкым
Моңнар белән үреп яшәсен,” – дигән матур шигырь юлларына кушып, Мөнирә Сабитова “Бәхет чакырымнары” җырын башкарды. Шулай ук, шәҗәрәләрен өйрәнүче, белүче, саклап килүче Юнысовлар гаиләсе “Идел буе каеннары” җырын башкарды. Аллабирдиннар да матур чыгышлары белән сөендерде.
Авылның борын-борыннан килгән гореф гадәтләрен, йолаларын, җырларын, тарихын, бәетләрен өйрәнүчеләр, белүчеләр һәм аларны яшь буынга түкми-чәчми җиткерүчеләр дә бар икән әле. Сәхнәгә хезмәт ветераны, юмор остасы Тимербикә апа рәхим итте.
“Гармунчының бармаклары –
Зәйтүн гөл тармаклары.
Телең белән әйтә алмасаң,
Әйтә аның бармаклары”.
Рәүис Сабитовка тулысынча туры килеп тора бу шигырь юллары. Рәүис абый – һәвәскәр композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп республика фестиваль-конкурслар лауреаты.
Халык җырларын оста башкаручы Нира апа да чыгыш ясады.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап Рәйлә апа Рамазанова башкаруында “Ничәү киттегез, шулай кайтыгыз” – җыры яңгырады.
Бәйрәмне оештырып үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәтүче Аллабердиннарга, Галиннарга, Гыйльмановларга, Әсмәндияровларга, Юнысовларга, крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хәйдәр Хөсәеновка шушы бәйрәмне үткәрүгә бик күп көч салулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен авыл халкы бик рәхмәтле. Бәйрәм чарасы җыр-моң, уен-көлке, сый-хөрмәтле өстәл янында дәвам итте.