+28 °С
Болытлы


Митрә-Әюп авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Базы елгасы буенда “Ел балыкчысы” бәйрәмен оештырды.
Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына шомакайларның кабуын көт. Әмма ләкин оста-маһирлар белә, теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнәпләре... Сере нидә икән соң бу галәмәтнең? Балык тотучылар аны кармакка эләктерү серләре белән уртаклашты, кем күпме балык тотуда ярышты.