

Нинди мәктәп кирәк-яраклары китерергә мөмкин:
Канцелярия товарлары һәм иҗат өчен материаллар — тик яңа булсын.
Портфель һәм мәктәп формасы — яхшы хәлдә яки яңа булсын.
Дәреслекләр һәм нәфис әдәбият — яхшы хәлдә яки яңа булсын.
Кайда җыялар? Районара «Гаилә» үзәкләре һәм аларның республика шәһәрләре һәм районнарындагы бүлекчәләре базасында https://vk.cc/chDhBD
Безнең районда ярдәм итәргә теләүчеләр Кыр (Свободы, 4) адресы буенча урнашкан Гаилә үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Сораулар белән шулай ук 8 (347) 96 3-18-27 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Мин дә ярдәм итә аламмы? Акциядә теләгән һәркем – аерым кешеләр, коммерция оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм хакимиятләре коллективлары катнаша ала.
Сүз уңаеннан, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе «Гаилә» үзәкләре һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан инде 13нче тапкыр үткәрелә. Тулырак монда: https://vk.cc/cpsVqZ
Өстәмә мәгълүматны 8 (800) 347-5000 номеры буенча алырга мөмкин.