ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 июль 2023, 05:30

Сидр эчә күрмәгез!

Билгеле булуынча, илдә "Мистер Сидр" продукциясен кулланып, үлем очраклары барлыкка килгән иде. Ульяновск өлкәсендә кешеләрнең сидр (алмадан ясалган алкогольле эчемлек) эчеп, агуланып үлүе турындагы хәбәрләр таралган иде.

Сидр эчә күрмәгез!Сидр эчә күрмәгез!
Сидр эчә күрмәгез!


Бу аз алкогольле эчемлекне кулланып, 30 дан артык кеше һәлак булуы, алар арасында үсмерләр дә барлыгы ачыкланды.
Бу хәлдән соң республикада да бу эчемлекне сату-сатмау тикшерелде.
Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кибетләрдә тикшерүне туктатмый.
Әгәр әлеге продукцияне сатуларын күрсәгез ведомствога хәбәр итәргә һәм “Мистер сидр” сыра эчемлеген кулланмаска чакырабыз.

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде.
Читайте нас