ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 июль 2023, 05:00

“Балаларны уйлап ата таңнар...”

Бүгенге көндә Украина территориясендә барган хәрби операциядә меңләгән кеше Ватаныбызны баш күтәргән неонацистлардан саклап, тынычлык булсын, гаиләләр имин яшәсен, дип батырлык күрсәтә. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар.

“Балаларны уйлап ата таңнар...”“Балаларны уйлап ата таңнар...”
“Балаларны уйлап ата таңнар...”

Былтыр сентябрь аенда илдә өлешләтә мобилизация игълан ителгәч, райондашыбыз, әлеге вакытта “Зара” позывное белән хәрби хәрәкәттә катнашучы яугир янә унике авылдашы белән бергә тәүгеләрдән булып юлга кузгала. Тырыш, эшсөяр гаиләдә тәрбияләнеп үскән өч баланың иң кечесе булган, әтисенең якын дустының исемен йөрткән якташыбыз кече яшьтән үк зирәклеге белән аерылып тора. “Балалар бакчасына йөргән чакта ук үзенә тапшырылган шигырьне өйгә кайтып җиткәнче ятлап, өйрәнеп бетә иде”, – дип хәтерли аның балачак елларын әнисе. Артабан ул мәктәптә дә иң алдынгы укучыларның берсе була. Район күләмендәге иҗади бәйгеләрдә, төрле конкурсларда катнаша. Әти-әнисе алып биргән гитарада үзлегеннән, интернеттан карап уйнарга өйрәнә. Осталыгы, кыюлыгы белән сокландырган егет сыйныфташлары, авылдашлары арасында лидерларның берсе була. Бу хакта аның уку елларында алган күп санлы Диплом, Мактау грамоталары бик ачык сөйли. Шундый акыллы, итәгатьле ул үстергән әтиәнисенә мәктәптән, авыл биләмәсе хакимиятеннән дә Рәхмәт хатлары тапшырылган. Унберенче сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлаган егет, апасы һәм абыйсынан үрнәк алып, аларның һөнәрен сайлый һәм Уфа икътисадюридик колледжында һөнәр үзләштерә. Аны тәмамлаганнан соң Русия армиясе сафларына чакырыла. Анда да сынатмый ул – стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә лаеклы хезмәт итә. Былтыр май ахырында, хезмәт вакытын тутырып, туган якларга армия чыныгуын үткән ир-егет булып әйләнеп кайта. Алган һөнәре буенча белемен камилләштерү максаты белән янә Уфага юллана һәм югары уку йортының юридик факультетына документларын тапшырып, өченче курсы студенты итеп кабул ителә. Ә инде сентябрь ахырында аның хәрби һөнәре буенча белгечләр таләп ителеп, повестка килгәч, һич икеләнмичә янә хәрби хезмәткә юллана. “Югары уку йорты студенты буларак, улыбызның анда бармый калырга да хокукы бар иде. Шулай да безгә: “Әти, минем урыным шунда булырга тиеш: без анда кирәкбез, без бармасак, кем барыр соң?” – диде дә, бездән авыз да ачтырмыйча, солдаттан кайткан сумкасын яңадан җыеп, илебезны сакларга китте, – дип сөйли якташыбызның әтисе, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә җаваплы вазыйфалар башкарып хаклы ялга чыккан хезмәт ветераны, хөрмәтле райондашыбыз. – Менә ун ай инде ул хәрби хәрәкәтләр барган җирдә, үзәк хәрби округ гаскәрләре составында хезмәт итә. Хәбәрләшеп торабыз, бер дә зарланмый, шулай да анда җиңел түгеллеген аңлап торабыз инде. Аллаһ боерса, барысы да әйбәт булыр, имин-сау кайтып, укуын тәмамлап, өйләнеп, һөнәре буенча эшкә кереп, сөенеп яшәргә язсын, дип көтәбез улыбызны”. “Безне һәрчак тынычландырып, кайгырмагыз, барысы да әйбәт була, без җиңү белән кайтабыз, дип юатып тора, – дип гомер юлдашының сүзләрен куәтли яугир якташыбызның әнисе. – Кыска вакытлы отпускка кайтып китте. Кайтып күзгә күренгәч әле ул барыбер әзрәк тынычланып торасың”. Республика җитәкчелегенә, район хакимиятенә, хуҗалык җитәкчеләренә дә рәхмәтле булуларын әйтә алар. “Ярдәм сорасак, үтенечебезне тыңлыйлар, рәхмәт аларга. Былтыр утын китереп бирделәр. Күптән түгел генә Башкортстан Республикасы парламенты депутаты, хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов фураж бирер өчен авылдан мобилизацияләнгән егетләр гаиләренең исемлеген сораган. Балаларның үзләренә дә районнан ярдәм тапшыралар. Туклану әйбәт, ризыклар җибәрмәгез дисәләр дә, авыл күчтәнәчләрен, башка-кирәк яракларны җибәрергә тырышабыз. Район, авыл халкы да читтә калмый, яудагыларга әйберләр җыя. Вадим Васильевич егетләргә машина да әзерләп җибәрүне оештырды. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Яңа ел алдыннан балаларыбызга күчтәнәчләр, 20 мең сум күләмендә акча да җибәрттерде. Мондый ярдәмгә барыбыз да бик шатбыз һәм рәхмәтлебез. Безнең кебек авылыбыздан унөч гаилә балаларын көтә. Улларыбыз исәнсау булсыннар, чирләмәсеннәр. Гаиләләребезгә исән-сау, хәерле җиңүләр белән әйләнеп кайтсыннар. Безнең инде бөтен теләк шул – барысы да исән-сау булсыннар” – диләр яугир якташыбызның әти-әнисе. Без дә шушы изге теләкләргә кушылып, аларның барысының да, һичшиксез, кабул булуын, барлык райондаш егетләребезнең дә хәерле җиңүләр белән, исән-имин әйләнеп кайтуларын, ил-дәүләтебезгә тынычлык-иминлекләр телибез.

Автор:Үз хәбәрчебез
Читайте нас