Безнең эшче төркем хуҗалык уңганнарын Яңа Балтач авылының төньяк-көнбатыш өлешендәге берьеллык культуралар чәчелгән басуда кызу эш өстендә тап итте. Бодай, арпа һәм борчак катнашмасы биредә елына күрә ярыйсы гына калын тезмәләр тәшкил итә – дөресрәге, “Мак Дон” чапкычы артыннан күпереп кала. Аны “КБК-80” маркалы ургыч комбайнында Артур Ханов (бу көнгә 1098,70 тонна яшел масса туратып озатырга өлгергән иде) белән “Полесье” маркалысында Руслан Солтанов (606,5 тонна) яхшылап туратып, берьюлы биологик өстәмәләр белән тулыландырып, базлау урынына озата. Басу белән Яңа Балтач товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасындагы саклагыч арасында яшел массаны үзбушаткыч “КамАЗ” автомашиналарында булдыклы водительләр Эдуард Якупов (436,7 тонна), Алик Мусин (301,8 тонна), Фәндәлис Шакиров (267,2 тонна), Урал Гәрәев (231 тонна), “ГАЗ” автомашинасында Дамир Әхмәтов (314,4тонна), “ЗиЛ” автомашинасында Марат Хәйдәров (73,6 тонна), “МТЗ-82” тракторларында Ильяс Ваһапов (31,9тонна) һәм Эдуард Ихсанов (48тонна) ташып торалар. Бөтен технологик таләпләргә җавап бирүче саклагычта кайткан яшел массаны төрле модификацияле “К-700” тракторларында уңган механизаторлар Фиргать Кад- раев белән Риф Дәүләтшин яхшылап тапатып тыгызлап бара. Икенче сменада бу эшне шундый ук маркалы тракторда Рафаэль Рәшитов башкара икән. Механизаторлар эшенә хисапны Рәсим Садыйков белән Данил Шаһиҗанов алып баралар, алар шулай ук үзбушаткыч техника бортларын ачып-ябып тору өчен дә җаваплы. – Азык җитәрлек булыр, дип өметләнәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе Фәнил Фәрит улы Гәрәев. Аны без басуда – кызу эш участогында тап иттек. – Күреп торасыз, масса ярыйсы гына чыга. Корылыклы ел булуга карамастан, технологияләр тө- гәл үтәлеп, чәчү оптималь вакытта башкарылуның, үсентеләрне тиешенчә тәрбияләү үткәрүнең куа- нычлы нәтиҗәләре әнә шундый.