

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Ә бит без аларның эшләгәнен кайчак искә дә алмыйбыз. Краннан су ага, торбалар җылы, подъезд аллары чиста – шулай булырга тиеш сыман. Ә чынлыкта исә – бу бик зур хезмәт. Ремонтланган подъездлар, җыештырылган ишегаллары, чистартылган җәяүлеләр юлы – барысы да аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Кыскасы, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшчәнлеге яшәешебез белән нык бәйле. Шушы хакта тулырак мәгълүмат алу максатыннан җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Рамил Камил улы Агиев белән әңгәмә кордык. Әңгәмәне гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.