ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 июль 2023, 06:35

Ил тотынса – күл була

Махсус хәрби операция зонасына Чакмагыш халкыннан чираттагы ярдәм тапшырылды

Ил тотынса – күл булаИл тотынса – күл була
Ил тотынса – күл була

Шушы көннәрдә район халкы җыйган чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына илтеп тапшырылды. Җыелган ярдәм, юл мәшәкатьләре һәм хәрби зонадагы егетләребез турында без контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буена җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров белән сүләштек. Без шалтыратканда алар ерак юлдан кайтып кына кергән иде, шуңа артык сораулар белән борчырга ашыкмадык. Иң мөһиме – изге йөрәкле якташларыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребез янына исән-имин барып кайткан. Яугир якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылган: анда маскировка челтәрләре, генераторлар, мотопычкы, машина запчастьләре, төрле инструментлар, азык-төлек. Болар барысы да район җирлеге халкы һәм битараф булмаган эшкуарлар ярдәме белән оештырылган. "Үзебезнең егетләребезне ташламыйбыз. Булдыра алганча ярдәм итәчәкбез. Безнең халык бердәм, барысы да булышырга торалар. Шунысы куандыра", – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Айдар Фәнил улы. Гуманитар йөкне илтәргә Айдар Фәнил улы белән муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов та барды. Аларга якташларыбыз язмышына битараф булмаган шәхси эшкуарлар Руслан Хафизов белән Радим Латыйпов та кушылган. “Егетләргә олы юлда ярдәмче булганнары өчен чиксез рәхмәтлебез”, – диде Айдар Фәнил улы. Гуманитар ярдәм белән беррәттән юлчыларыбыз якташларга аларның якыннары, туганнарының күңел җылысын да илтеп җиткергән. Яугир егетләребез барлык Чакмагыш халкына ил язмышына битараф булмаганнары өчен, шулай бердәмләшеп, ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдергән. Алар чакмагышлыларга сәлам юллап, хәтта видео яздырган. Йөргән юлары савапка булсын! Бу хакта тулырак: гәзитебезнең алдагы санында.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас