ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 июль 2023, 06:20

“Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте

Бүген Уфа шәһәренең 21 санлы дәваханәсе һәм Республика физкультура-дәвалау диспансеры табиблары халыкны Үрнәк авылында кабул итә.

“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте

Апрель аенда Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Иң яхшы табиблар һәм заманча техника — флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм диагностика үзәкләре тупланган автопоездлар бөтен республика буйлап юлга чыкккан иде. Бүген “Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте. Табиблар авыл халкын бүген Үрнәк авылында кабул итә. Без килгәндә “Сәламәтлек поезды” янына шактый кеше җыелган иде инде. “Сәламәтлек поезды” Рапат, Яңа Балтач, Югары Аташ, Каразирек авыллары халкын да кабул итәчәк. Үрнәктә табиблар 16.00 сәгатькә кадәр пациентларны көтеп кала. “Сәламәтлек поезды” биредә 2 августка кадәр эшен дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы санында укыгыз.

“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды”  безнең районга да килеп җитте
“Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас