

"Без кече яшьтән эшкә җигелдек. Нигездә, басуда эшләдек, чүп үләннәре утый идек", – дип искә ала балачак еллары турында ветеран. – Өлкәнәя төшкәч, безгә тырмалау, җир сөрү, урып-җыю кебек эшләрне ышанып тапшыра башладылар”. Сугыш тәмамлангач ул Кемерово шәһәренә шахтага җибәрелә. Туган якларына кайткач, авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт сала. Тормыш иптәше Гамилә Рахмай кызы белән кулга- кул тотынышып, 70 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның һәркайсы үз тормышлары белән яши. Күркәм юбилеен Илһам Ильяс улы балалары, оныклары, туруннары, якыннары янәшәсендә каршы ала. Ә бу үзе зур бәхет! 95 яшьлек олы юбилее белән Илһам Ильяс улы Гайсинны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев тәбрикләде, изге теләкләр җиткереп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбилярга шулай ук Президентыбыз В. В. Путинның котлау хаты һәм бүләкләре бирелде. Илһам Ильяс улына ныклы сәламәтлек, хәерле, озын гомер телибез!