

Юлларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар юк түгел. Әмма, ашаган белми, тураган белә, диләр. Бер километр асфальт җәю өчен күпме көч киткәнен юл төзүчеләр үзләре генә белә. Юл салу нечкәлекләре турында «Башкиравтодор» җәмгыятенең райондагы филиалы эшчеләренең үзләреннән сораштык. Без килгәндә егетләр “Чакмагыш – Дүртөйле” юнәлешендәге юлга асфальт сала иде. “Бу юнәлештә 2500 метр озынлыкта юл салачакбыз”, – диде җәмгыятнең баш инженеры Илдар Сәмигуллин. Асфальт салганда иң төп кагыйдә – игътибарлы булу. Ремонт вакытында бер як полоса буенча гына хәрәкәт итәләр. Юл күрсәтеп торучы махсус хезмәткәрләр башта бер яктан килгән машиналарны уздыралар, аннары икенчеләренә юл бирәләр. Кыскасы, хәрәкәтнең тынганы юк. Шуңа да саклык аеруча таләп ителә. Һәркемнең өстендә махсус җилетлар. Яктылыкны кайтара торган элементлар кушып тегелгән, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итү өчен махсус янып торган әфлисун төсендәге җилетлар, беренче чиратта, эшченең куркынычсызлыгы өчен кирәк. Биредә эшләүчеләрне моннан тыш сезонына карата кием белән дә тәэмин итәләр. Махсус машиналар юл өстенә җирлек сала. Моннан соң, юл салу машинасы асфальт түши. Әлеге техника белән идарә итүчеч Рвинат абый Киреевны күзәтәм. Аңа карап торганнан соң, бу кешегә биш куллы булып туарга кирәктер дип уйлап куйдым. Илвир Әгъзамов, Альберт Әхмәдуллин, Илшат Солтанов, Илнур Сөләйманов, Радик Ибраһимов, Риф Гәрәев камазлар белән бертуктамый заводтан чимал ташый. Җәелгән асфальтның калынлыгын, тыгызлыгын Айдар Шәйморатов, Фидан Шәйморатов, Тәлгат Богданов күздән ычкындырмый. Асфальтны тыгызлый торган махсус каток машиналарында Салават Хәкимов, Ягъфәр Мансуров, Ирек Газизов авырлыкларына карап, бер эздән берничә мәртәбә уза. Каток, юл салу машиналарына эш вакытында бер тапкыр да туктарга ярамый. Шуңа да тамак ялгаганда да шоферлар хезмәттәшләре белән кулалмаш эшли. Алардан да алдарак фрезлаучы машиналар бара. Асфальтның иске катламын кырдыра торган техника шулай атала. “Бу эштә иң мөһиме – тигезлекне саклау. Калку, чокырлы урыннар бар. Ахырдан юл өсте тигез булсын өчен, асфальтның кайсыдыр урынын – тирәнрәк, кайбер җирен өстән генә кырырга кирәк», – дип аңлата мастер Рөстәм Хакимов. Һава торышының явым-төшемсез торуы – алар өчен иң мөһиме. Җәмгыятьтә уңган, эш рәтен белә торган, тәҗрибәле егетләр эшли. Ә бу эштә тәҗрибә еллар белән түгел, чакрымнар белән килә. Җиңел булмаган эшләрендә аларга уңышлар телик.