ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 июль 2023, 16:15

Юып ашасаң – чирләмәссең

Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юу кагыйдәләрен искә төшерә.

Юып ашасаң – чирләмәссеңЮып ашасаң – чирләмәссең
Юып ашасаң – чирләмәссең

Сатып алганчы яшелчә-җимешләр бик күп юллар уза: сортларга бүлүчеләр, төяүчеләр, магазин хезмәткәрләре һәм башка сатып алучылар кулыннан үтә. Аларның да ниндиләре генә булмый. Шул ук вакытта аларга күпме тузан һәм микроблар утыра. Җимеш һәм яшелчәләрне юу – микробларны бетерү һәм эчәк инфекцияләре, алардан агулану кебек күңелсез нәтиҗәләрдән саклану ысулы булып санала. Кайбер кешеләргә җимешләрне су белән генә юу җитәрлек түгел кебек тоела. Алар өстәвенә сабын, серкә, лимон кислотасы, хәтта көнкүреш химиясен дә кулланалар. Әмма Русия һәм чит ил экспертлары су белән генә юарга киңәш итә, өстәмә матдәләр куллану сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, көнкүреш химиясен начар юсаң, яки юып төшереп бетерә алмасаң, агуланырга мөмкин, чөнки ул бик тиз генә юылып бетелми. Җимеш һәм яшелчәләрне ашар алдыннан юуның иң яхшы ысулы – аларны җылымса су белән юу. Башка чараларны куллану кирәксез, ә кайвакыт зыянлы да. Яшелчә һәм җиләк-җимешне юу буенча тагын берничә киңәш: Кулланыр алдыннан юыгыз! Саклар алдыннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юсагыз, аларда бактерияләр үрчер өчен дымлы мохит барлыкка килә. Җимешләрне юганчы иң тәүдә кулларыгызны юыгыз! Яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләнә торган һәм табынга чыгар алдыннан җимешләр куеласы савыт-саба да чиста булырга тиеш. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне җентекләп сайлагыз! Җәрәхәтләнгән яки бозыла башлаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ашамау яхшырак. Чи килеш ашаласы яшелчә-җимешләрне кайнар су белән коендырып алу яхшы булыр. Моның белән сез бактерия һәм микробларны юкка чыгарасыз. Юарга кыенрак булган салат, петрушка, укроп, яшелчә-җиләкләрне алдан 10-15 минутка суга салып куярга, аннары агып торган су астында юарга киңәш ителә. Фото һәм мәгълүмат Республика балалар клиник дәваханәсенең “Вконтакте” төркеменнән алынды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас