

Матәмгә туганнары, якыннар, хезмәттәшләре белән бергә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары һәм башка җитәкчеләр килде. Анда чыгыш ясаган һәркем Илгизнең чын ир-егет, үрнәкле дус, изге җанлы, игелекле туган булуы турында сөйләде. “Без сакламасак, кем саклар?” – дигән сүзләр белән Илгиз Хәбиров Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус хәрби операциядә катнашу теләген белдерә. Ә хәзер аның тормыш юлы турында тулырак язып китәбез. Илгиз Дамир улы Хәбиров 1989 елның 25 июнендә дөньяга килгән. 2010 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлап, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында һөнәр үзләштерә. 2011 елда армия сафларында хезмәт итә. Ватаны алдында хәрби бурычын үтәгәнән соң, Уфа шәһәрендә “Евро-тәрәзәләр” җәмгыятендә эшли. 2022 елның август аенда контракт төзешеп, үз теләге белән Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән махсус хәрби операциягә китә, “Алга” батальонында хезмәт итә. 17 июльдә Украина территориясендә киеренке алышта һәлак булган. Әйе, илгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәткә лаек кешеләр үстергән Чакмагыш авылында патриотлык рухында, югары әхлакый тәрбиядә үскән батыр егетләр башкача булдыра алмый. “Ватанга хезмәт итүне сайлаган Чакмагышның лачын ир-егетләре бүгенге көндә барган махсус хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үтиләр. Чакмагышның каһарман улы – Илгиз Дамир улы Хәбиров – аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр”, – дип Илгизнең туганнары, якыннарына олы кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде Реканс Фәнил улы Ямалеев. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, “Башнефтегеофизика” акционерлар җәмгыяте вәкиле Айрат Расих улы Сәхәбетдинов, Илгизнең хезмәттәше Станислав Алексеевич Баутин, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы, Илгизнең сыйныф җитәкчесе Илшат Әлтәф улы Шәйхетдинов, икетуган апасы Альбина Хәдис кызы Шәвәлиева Илгиз Дамир улын акыллы, тыныч һәм ачык йөзле егет буларак искә алдылар. Мәктәптә спорт бәйгеләрендә һәм патриотик чараларда актив катнашкан ул. Хезмәттәше дә иптәшен хөрмәт белән искә алды. “Без республикабызның данлыклы улын югалттык. Бөтен район якташыбызның туганнары, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклаша. Үз ягыбыздан туганнары белән һәрвакыт бергә булачакбыз, ярдәм итәчәкбез, дип вәгъдә итәм. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз, Илгиз”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев. Һәлак булганнан соң Илгиз Дамир улы Хәбиров “Каһарманлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.