Хуҗалык идарәсе рәисе – Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзовны безнең эшче төркем Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасындагы сусыл азык саклагыч янында тап итте. Биредә яхшылап тимер-бетон плиталар белән әйләндерелгән базның бер бүлемендә беръеллык үләннәр катнашмасыннан яшел масса әйбәтләп тыгызлап өелсә, янәшәсендәге бүлемнең төбенә бетон түшәлеп, ул махсус җайланмалар ярдәмендә тигезләнелә-шомартыла иде. –Силос базлый башлаганчы ул бөтен таләпләргә ярашлы хәлгә китерелеп бетәчәк, – диде минем соравыма идарә рәисе. – Мал азыгы җитәрлек булу өстенә барлык туклыклылык сыйфатларын да саклап калсын, яхшы саклансын һәм даими арта баручы продукция бирүчәнлек булып әйләнеп кайтсын өчен шулай нигез салабыз. Куәтле “К-744” тракторының базга кайтарып бушатылган яшел массаны эттереп, яхшылап тыгызлап өя баруны күзәтеп тордык. Бу эштә дә осталык таләп ителә: тыгызланган масса һава кереп әчемәсен, мал азыгы итеп кулланылачак сенаж азык кыйммәтен тулысынча саклый алсын өчен билгеләнгән вакытка да сыярга кирәк, шул ук вакытта чит катнашмалар эләгүгә дә юл куярга ярамый. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдар Лотфулла улы Төхбәтуллин белән басуга юл тоттык. Каразирек һәм Җәмәй авыллары арасында урнашкан беръеллык культуралар чәчелгән басуда “КСУ” маркалы чапкычны хезмәтләндерүче тырыш механизатор Илнур Миңнекәев үстерелгәннәрне тезмәләргә салып чыга. Беркадәр җилләгәч, аны “Полесье” ургычында туратып, ми нераль өстәмәләр белән баетып, яшел массаны базлау урынына озата. Янәшәдә шундый ук марка лы ургычта Рәсүл Бадыйков та сый фатлы һәм мул мал азыгы әзерләү гә өлеш кертә. Без булган көнгә тәүгесе барлыгы 750 тонна, икенче се 720 тонна урырга өлгергән иде инде. Яшел массаны базлау урынына “КамАЗ” автомашиналарында зур тәҗрибәле булдыклы водительләр Иршат Хәмәтдинов (бу көнгә барлыгы 450 тонна ташырга өлгергән) һәм Азат Әһәлетдинов (370 тонна), “МТЗ82” тракторларында Илдар Галимханов (140 тонна), Ирфат Гыймалетдинов (355 тонна) үсте релгәнне югалтуларга юл куймыйча ташып өлгертеп тора. Хезмәт күтәренкелеге әлеге ху җалыкта да югары булуы күзгә таш ланып тора: техника төзек, эшләү челәр даими игътибар үзәгендә, ягулыкмайлау материаллары да, запас частьләр дә җитәрлек. Яхшы сыйфатлы итеп әзерләнгән печән төргәкләре дә (барлыгы 595 төргәк 238 тонна) товарлыклысөтчелек фермасы ихатасындагы саклагыч ка кайтарып өелгән. Сенаж да ярыйсы ук тупланачагына өмет зур, кукуруз силосы да байтак булыр, дип ышанырга соңгы чорда явып үткән яңгырлар мөмкинлек бирә. Бөртеклеләр дә елына күрә яхшы гына уңыш бирер, дип көтелә – бу исә иген фуражы запасын баетыр га ярдәм итәчәк. Кыскасы, победа лылар мал азыгын алдагы кышлату чорына да җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфатлы итеп әзерләячәк, дип белдерергә ныклы нигез бар.