Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2023, 14:35

Территория яңартылды, яңа кое ачылды

Бик күп райондашларыбыз гомерләрен изге гамәлләр кылып үткәрергә омтыла, бу – бик сөенечле күренеш. Аларның күбесе моны үз ихтыярлары, күңел кушуы буенча башкара һәм моңардан күңел тынычлыгы, ләззәт ала.

Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Территория яңартылды, яңа кое ачылды

Шушы көннәрдә Иске Ихсан авылында клуб мәйданын профнастил калайлар белән әйләндереп алып, кое ачу тантанасы үтте. Бу чара Кече Ватан өчен файдалы эшләр елына багышланды. Олы чараны Гүзәл Хәйруллина ачты һәм алып барды. Иң тәүдә 60-80 елларда булдырылган, әлеге вакытта да авыл халкын хезмәтләндергән авыл коеларын исәпкә алып, барлап чыктылар. Авыл имамы Тимергали Туктаров Коръән аятьләрен укып үтте. Вакытлыча Иске Бәшир авыл Советы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Әдис Хәсәнов матур чарага җыелучы кунакларны сәламләде һәм шушы изге эшне башкаручы Азат Ришат улы Абдуллинга аеруча зур рәхмәт җиткерде. Ул үз исәбенә авылдашларына кое эшләтә. Шушы эшне башкарырга ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырды. Клуб территориясен матурлап әйләндерүдә авыл иганәчеләре ярдәменнән башка да булмый. Алар – авылның эчкерсез ярдәмчеләре. Һәр өмәдә, олы эшләрдә барлык булмышлары белән эчкерсез ярдәмче булган Мөхәммәт Гыйлемханов белән Фәмит Хәйретдиновка Азат Ришат улы шәхсән рәхмәт җиткерде. Чараның матур мизгеле шушы яңа кое суын авыз итү булды. Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм авыл халкы эсседә кое суыннан авыз иткәннән соң, аларга көч һәм хәл кереп киткән кебек булды. Аларның җаннарына, күңелләренә якташларының ихлас изге гамәле шифалы су булып барып төште.

Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Территория яңартылды, яңа кое ачылды
Автор: Индира Латыпова 
Читайте нас