ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 август 2023, 04:36

Бер очрашу – үзе бер тарих

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар...

Бер очрашу – үзе бер тарихБер очрашу – үзе бер тарих
Бер очрашу – үзе бер тарих

Шушы көннәрдә редакөиябезгә Уфа районыныннан хат килеп төште. Аны безгә Алфира апа Гатауллина язып җибәргән. Язмасында ул безгә 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган сабакташлары белән очрашуы турында бәян иткән. Бу турыда без аңа шалтыратып, үзе белән сөйләшергә булдык. “Үрнәк урта мәктәбен 1973 нче елда тәмамлаучыларның 50 елдан соң очрашуы үткәрелде. Көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде. Кайчандыр олы юлга озатып калган мәктәп безне элеккегечә балкып, каршы алды”, – дип башлады ул сүзен. – Чал чәчле элекке "укучылар" үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Һәр элекке укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә ала. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Сабакташлар бер-берсе күрү өчен ерак араларны якынайтып, төрле төбәкләрдән – Әфинә Хәкимова Санкт-Петербургтан, Минзифа Гомәрова Воронеждан, Рамил белән Валя Тула шәһәреннән, Фәдис Сәхәутдинов Ырынбурдан, Зөлфәт белән Тәнзилә Усмановлар Нур авылыннан, Айрат белән Миләүшә Зәйнуллиннар Чишмәдән, Розалия Әюпова Күчәрбайдан, Нәбиуллин Нәсим Үрнәктән, Уфа шәһәренннән профессор Зөлфәт Усманов тормыш иптәше Тәнзилә белән, Валера Сәлимгәрәев белән тормыш иптәше Хәлимә, Чесноковкадан Нәсимә Бакирова, Татарстаннан Рима Хәбирова, Рима Исланова, Дүртөйледән Флорис Идрисов тормыш иптәше Резеда белән, Рима Ильясова, Чакмагыштан Рида Бакаева, Нурия Гайсарова, Киндеркүлдән Рәгыйнә Габдрахманова һәм башкалар кайткан иде. “Сыйныф җитәкчеләребез 8 дистә елны вакласалар да, очрашуга килгәннәр иде. Галия апа Әсәнова, Рәйфә апа Кинзинага бүләкләр тапшырдык. Рәйсә апа Корбанова килә алмагач, аның янына җыелышып барып килдек. Очрашу бик матур булды”, – дип дәвам итә Алфира апа. Күмәк очрашу – үзе бер тарих бит ул. Шушы очрашуны оештырып, әллә никадәр хатирәләрне яңарткан, яшьлеккә кайтарган кешеләрнең исемен аерып әйтмичә булмый. Альвира белән Фәүзән Морзахановлар алар. Нижневартовск шәһәреннән кайткан Илдус Гәрәевның очрашуны үткәрүгә салган көче бәһалап беткесез. Сыйныфташлар белән очрашу үткәрү исә аларның күптәнге хыялы булган һәм алар аны менә шулай итеп тормышка ашырган. “Безне шулай якты йөз белән каршы алган Үрнәк урта мәктәбе директоры Булат Фәнис улы Хасбулатовка рәхмәт. Мәктәп ишегеннән атлап керү белән 50 ел элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайттык”, – ди Алфира апа. Сабакташлар күрешеп-сөйләшкәч, Үрнәк авылы мәчетенә кереп, бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын искә алып, хәер салганнар. Бүген алар арасында 17 сабакташы юк инде. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итә. Кичкә кадәр җыр-моң тынмый. Кичә бер тын алышында үтеп китә. Яхшы хәтирәләр, якты истәлекләр торып кала, сабакташлар үзләрен яшәреп киткәндәй тоя. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан 50 ел вакыт үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын аларга! Лиана Ханмурзина.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас