

Үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән спорт чарасында ике команда – яшел “Спартак”лар һәм көрәнсу төсле “Чакмагыш”лар чыкты. Уен финалга кадәр мавыктыргыч кызу барды. Егетләрнең берсенең дә җиңеләсе килмәде. Яңгыр сибәләүгә карамастан, һәркайсы барлык көче белән җиңүне якынайтырга тырышты. Уен вакытында балалар җитезлек, тизлек, чыдамлылык һәм кыюлык өлгеләре күрсәттеләр. Аларның керткән голлары исәбен баш судьялар һәм күпләренең тренеры булган Рөстәм һәм Руслан Суховлар алып барды. Уен 9:2 исәбе белән "Спартак"командасы файдасына тәмамланды. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты хезмәткәрләре оештырырган ярышта җиңүчеләр истәлекле призлар, медальләр белән бүләкләнде.