

«Эшкуар – ул киләчәкне күрүче хыялый. Ул кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы формасыннан акча ясый. Эшкуар һәрвакыт киләчәк белән гомер сөрә, беркайчан да үткәннәр белән яшәми. Ул – иҗатчы, билгесезлеккә өмет белән карый белә, хаостан гармония тудыра. Әгәр гади кеше йорт төзеп бетерүгә, анда кереп яши башласа, эшкуар берсе җитешмәс борын икенчесен төзи башлый. Эшкуарның ялланып эшләүчедән аермасы – һичбер сәбәбе булмыйча торып та үз-үзеңә ышану. Гади итеп әйткәндә, мин яхшырак һәм вәссәлам”. Бу – Михаил Герберның бер язмасындагы эшкуарга биргән сыйфатлама. Һәм мин аның белән тулысынча килешәм. Эшкуарлык белән шөгыльләнгән, булдыклы кешеләргә сокланып яшим мин. Соңгы вакытта кече бизнеска, эшкуарлыкка зур өметләр баглыйлар. Эшем юк, нишлим, дип зарланучылар да юк түгел арабызда. Андыйларга: “Эшмәкәрлек белән шөгыльлән”,– дип әйтәләр. Ләкин әйтүе генә җиңел. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганчы җите кат уйларга кирәк әле. Язманың герое Рамзан – бер дә зарлана торганнардан түгел. Аның планнары – Наполеонныкы кебек. Яшь эшмәкәр белән сезне якыннанрак таныштырып үтәсем килде. Бу хакта тулырак: алдагы санда.