

Анда катнашырга Бакалы, Благовар, Бүздәк, Дүртөйле, Илеш, Туймазы, Шаран, Чакмагыш районнары һәм Октябрьский шәһәренең электр челтәрләре вәкилләре килгән иде. Чараны район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов ачты һәм ераклардан килгән бәйгечеләрне сәламләде. “Шунысы куанычлы, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнгән оешмалар бар. Бүген “Уңыш” стадионы территориясендә йөгерү буенча ярышка җыелдык. Спорт характерны ныгыта, чыдамлыкны арттыра. Барыгызга да беренчелек яулап, җиңүләргә ирешүегезне телим!” – дигән теләкләрен җиткерде. Артабан сүзне “Октябрьский электр челтәрләре” предприятиесенең җитештерү бүлегенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Алексей Павлович Нордлунд алды. Ул шушы чарага җаваплы карап, ярышка килүчеләрне сәламләде һәм йөгерүдә беренче килүләрен теләде. Мәдәният йорты хезмәткәре Рузил Гафаров дәртле җыр бүләк итте һәм һәр оешма вәкилләре (3әр-4әр кешегә бүленеп) тәгаенләнгән дистанцияне йөгереп узды. Беренчелекне яулаган командаларга һәм вәкилләргә истәлекләр бүләкләр тапшырылды.