ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
4 август 2023, 07:30

Профсоюз белән бул дус

3 июльдә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында Русия дәүләт учреждениеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү профсоюзы оешмасының Башкортстан Республикасындагы территориаль оешмасы вәкилләре белән очрашу узды.

Профсоюз белән бул дусПрофсоюз белән бул дус
Профсоюз белән бул дус

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия дәүләт учреждениеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү профсоюзлары оешмасының Башкортстан Республикасындагы территориаль оешмасы рәисе Иршат Рим улы Ниязголов, аның социаль-хезмәт мәсьәләләре буенча урынбасары Әлфир Сабирҗан улы Садретдинов, муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, әлеге учреждениеләрнең Чакмагыш районы буенча профсоюзы оешмасы рәисе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов катнашты. “Безнең профсоюз оешмасы 25 беренчел профсоюз оешманы берләштерә, аның сафында 396 кеше исәпләнә”, – дип башлады чыгышын Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов. Оешма эшчәнлеге еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Төп эшчәнлек профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен һәм социаль-хезмәт хокукларын яклауга, сәламәтлекне һәм хезмәтне саклауга юнәлдерелгән. Аннан Мәмдух Раил улы социаль гарантияләрне саклау һәм аларны тагын да арттыруның мөһимлеген, профсоюз чыгымнарының даими контрольдә булуын ассызыклады. Профсоюз оешмасының төп максаты – хезмәт кешесенең хокукларын яклау, мәнфәгатьләрен кайгырту. Бу юнәлештә башкарылган чаралар гади хезмәткәрләрнең эш шартларын, яшәешен яхшыртуга йогынты ясый. Район хакимияте башлыгы hәм профсоюз оешмасы белән төзелгән килешүләрнең үтәлеше даими контрольдә тотыла. Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда шактый зур эшләр башкарылган. 2022 ел нәтиҗәләре буенча район профсоюз оешмасының Русия дәүләт учреждениеләре профсоюз оешмасының Башкортстан Республикасы буенча территориаль оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе – моның ачык дәлиле. “Сезнең районда мин беренче тапкыр һәм аның чисталыгына, төзеклегенә сокландым. Сезнең профсоюз оешмасы – хезмәт кешесе өчен социаль гарантияләр, аның киләчәккә ныклы ышанычы. Әлеге оешмага күбрәк кешеләр берләшсен һәм әлеге мөмкинлекләрдән файдалану хокукына ия булсын иде. Бүгенге көндә без үз чиратыбызда финанслата һәм рухи яктан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итеп торабыз. Моның өчен махсус фонд булдырылды. Профсоюзлар хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисадый һәм хезмәткә хокуклары сагында торучы иң иҗтимагый оешма булып тора. Шуңа күрә дә хезмәткәрләребез профсоюз оешмаларына ышансыннар, нинди генә очракта да – эш бирүче үземе, әллә хезмәткәрләрме, беренчел профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать итсеннәр. Ә без, үз чиратыбызда, дөреслекне табуда һәм ярдәм күрсәтүдә ярдәмләшергә һәрвакыт әзербез”, – диде Иршат Рим улы Ниязголов. Үз чыгышында ул шулай ук патриотик тәрбия һәм мәгълүмат эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталып үтте. 2023 ел – Хезмәт өлкәсендә социаль партнёрлыкны ныгыту елы. Әлфир Сабирҗан улы Садретдинов чыгышын шушы мәсьәләгә багышлады. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзендә профсоюзларның хезмәт кешеләренең тормышында уйнаган роле турында сөйләп китте. Ул дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсенә керүче социаль-яклау, социаль хезмәт күрсәтү, халыкның мәшгульлеге, яшьләр эшләре һәм спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрне санаторий-курортларда дәвалау мөмкинлекләре турында бәян итте. Чара барышында Русия дәүләт учреждениеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү профсоюз оешмасының Башкортстан Республикасы буенча территориаль оешмасы эшчәнлегенә һәм социаь партнёрлыкны үстерүдә шәхси өлеш керткәннәре өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, район профсоюз оешмасы рәисе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдиновка, муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Илмер кызы Нәбиевага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, килеп туган сораулар буенча профсоюз эшчәннәре Русия дәүләт учреждениеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү профсоюз оешмасының Башкортстан Республикасы буенча территориаль оешмасына 8 (347) 272-04-84 телефонына шалтырата ала.

Профсоюз белән бул дус
Профсоюз белән бул дус
Профсоюз белән бул дус
Профсоюз белән бул дус
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас