+28 °С
Болытлы


Тантана Дильшот хәзрәт Касыймходжаевның сәламе һәм вәгазьләреннән башланды. Яшьләргә ислам динендә гаилә кануннары турында киңәшләр ишеттерде. Кияү кешенең калымын киленгә бүләк иткәннән соң, никах таныклыгын тапшырды. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм сәркатип Фаил Әхнәф улы Ишморатов яшь парларны бәйрәм белән котлап,яңа туган гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәм туганнар белән фотога төшү белән дәвам итте.