ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 август 2023, 08:10

“Чакмагыш-Арена” боз шугалагы сезне көтеп кала

Августның беренче көннәреннән өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы эретелеп өслеге катырылганнан соң янә үз ишекләрен ачты.

“Чакмагыш-Арена” боз шугалагы сезне көтеп кала“Чакмагыш-Арена” боз шугалагы сезне көтеп кала
“Чакмагыш-Арена” боз шугалагы сезне көтеп кала

Белүебезчә, ул ел саен катырыла, шуңа күрә бу вакыйганы райондашларыбыз һәм башкалар түземсезлек белән көтте. Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагының менеджеры Алсу Радик кызы Шәйхуллина билгеләп үткәнчә, боз өслеге даими яңартылып тора. 1 августтан боз шугалагында тимераякта шуу һәркемгә дә ачык. Тимераякта шуарга яратучы ял итәргә чыгучылар өчен рәхәтләнеп тимераякта йөрү мөмкинлеге бар. Шугалак расписание буенча эшләячәк. Киңкүләм шуулар расписаниесы белән һәркем “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы төркемендәге сәхифәсеннән таныша яки 3-56-88, 8-987-107-29 телефон саннары аша белешә ала. Моннан тыш, Алсу Радик кызы белдерүенчә, биредә ел әйләнәсендә боз шугалагын арендага бирү мөмкинлеге дә каралган. “Коллективны берләштерергә, команда рухын ныгытырга, хезмәткәрләргә онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итәргә һәм күңелле ял итәргә булышырга телисезме? Бу очракта без сезне биредә дәртле музыка белән коллектив шууга чакырып калабыз. Шулай ук сез корпоратив хоккей оештыра аласыз. Бездә шулай ук аниматорлар чакырып, өлкәннәр һәм балалар өчен чыннан да кызыклы бәйрәм чарасы үткәрергә була”, – диде ул. Әйе, район үзәгендә урнашкан боз шугалагы кыш айларында гына түгел, җәен дә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә сәламәт һәм актив ял итү өчен менә дигән урын булып кала. Биредә бит алмалары кызарганчы, күңелләр булганчы шуарга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас