ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 август 2023, 08:30

Кыярның файдалы яшелчә булуын белә идегезме?

Бакчада яшелчә-җимешләр өлгерде. Аларның әле иң тәмле һәм файдалы чагы. Организмны витаминнар һәм минераль матдәләр белән баетып калырга ашыгыйк. Ә сез беләсезме, дуслар, карап торуга гади генә яшелчә күренсә дә, кыярның организмга файдасы җитәрлек икән.

Кыярның файдалы яшелчә булуын белә идегезме?Кыярның файдалы яшелчә булуын белә идегезме?
Кыярның файдалы яшелчә булуын белә идегезме?

Кыяр тулысынча диярлек судан торганлыктан (95-97 процент энергетик кыйммәте күп түгел – 100 грамга 30 ккал туры килә, шуңа күрә аны артык гәүдә авырлыгы белән интегүчеләргә тәкъдим итәләр. Вакыт үтү белән бу яшелчәдә калий, натрий, магний, тимер, кремний, фосфор, күкерт, бакыр, йод кебек минераль матдәләр булуы ачыклана. Бакыр, мәсәлән, нерв системасы эшчәнлеге, мускуллар тонусын саклау, кан әйләнеше өчен бик тә файдалы. Организмга ул җитешмәгәндә баланың акыл үсеше тоткарлана. Кыярда шулай ук С витамины, каротин, тиамин, рибофлавин, фолий һәм пантотен кислоталары бар. Тозлы кыярны тәме өчен күптәр ярата, ул ашаган азыктагы аксымнарны һәм майларны үзләштерегә дә булышлык итә. Яңа өзелгән яшелчәдә майларның аз һәм күзәнәклекнең күп булуы эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта. Бу исә аеруча эче катып интегүчеләр өчен мөһим. Моннан тыш, күзәнәклек эчәктәге кайсыбер зарарлы матдәләрне йота һәм андагы черү процессын киметеп, микрофлорасын яхшырта. Бер үк вакытта ул организмнан холестеринны да өлешләтә чыгара һәи ниндидер күләмдә атеросклерозның үсүенә юл куймый. Яңа өлгергән кыярның шикәр диабеты белән симерүдән, полиартриттан, бөер авыруларыннан кыяр диетасының файдасы зур. Буыннар авыртканда һәм шпорадан биш тәүлек дәвамында ач карынга 300 г. яңа өзелгән кыяр ашарга тәкъдим итәләр. Кыяр диетасы бик тә файдалы. Аны атнасына бер тапкыр үткәреп торырга киңәш ителә. Иң яхшысы шимбә һәм якшәмбе көннәре. Бу очракта көн буе тик кыяр гына ашарга кирәк (1,5 – 2 кг). Мондый диета организмнан токсиннарны, артык суны, тозларны чыгарырга булышлык итә. Табип белән киңәшләшү мөһим. Сау-сәламәт булыйк, дуслар! Мәгълумат чыганагы: «Бәйләнештә» социаль челтәренең “Файдалы киңәшләр” төркеме сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас