ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 август 2023, 07:55

Вакыт эшләрне тизләтүне сорый

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү максаты белән эш көнен Чакмагыш урта мәктәбеннән башлады. Аны биредә мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов каршы алды һәм озатып йөрде.

Вакыт эшләрне тизләтүне сорыйВакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый

Мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген алдан тикшерү үткәрелде. Биредә җитешсезлекләр, тәмамланырга өлгермәгән мәшәкатьләр исәпкә алынды, алардан арыну өчен вакыт бирелде. Классларда ремонт эшләнеше, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителеш, ашханә бүлмәсе, спорт залы, бәдрәф һәм тамашалар залындагы ленолеумны яңарту процессы искә алынды. Әле мондый комиссияләрнең эшчәнлеге башланды гына, тәмамланасы эшләр дә шактый җыелган урыннар бардыр, шуңа күрә ашыктыру урынлы булыр иде. График буенча барлык мәктәпләр, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлекләре тикшереләчәк. Хәзерлек яхшы булса, барысына да уңайлы булачагы бәхәссез.

Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Вакыт эшләрне тизләтүне сорый
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас