+22 °С
Яңгыр


Район үзәгенең “Кирпеч заводы” микрорайонындагы спорт мәйданчыгында узган уенда 7 яшьтән 14 яшькә кадәр 20 бала катнашты. Алар “Көньяк” (“Южный”) һәм “Бизәкле” (“Радужная”) командаларына бүленеп, үзара көч сынаштылар. Әйтергә кирәк, районыбыз спорт мәйданчыкларының һичкайчан буш торганы юк. Балалар, яшүсмерләр рәхәтләнеп ял итә, спорт уеннарында теләп катнаша. Әлеге мәйданчыктагы капкалар “Атайсал” проекты чикләрендә шәхси эшкуарлар Айдар һәм Илдар Әхмәтгәрәевлар ярдәме белән урнаштырылган. Җиңүчеләр һәм уенда катнашучыларга медальләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышлардан балалар гына түгел, ата-аналар да күтәренке кәеф белән таралышты. Бу хакта тулырак киләсе санда.